Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тапшырыгыз, кабул итәләр

Редакциядә телефон шалтырады, газета укучыбыз: “Яңа киелмәгән киемнәр бар иде. Аларны кая тапшырырга икән, шул хакта хәбәр итсәгез иде?” – дип сорады.

Газета укучыбызга шуны җиткерәсебез килә. Олы Әтнә авылындагы “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә бүгенге көн - 20 апрельдән 27 апрельгә кадәр, эш көннәрендә 8.00-17.00 аралыгында тапшырырга була.

Битараф булмаган һәркем катнаша һәм кыен хәлдә калганнарга чиста, яхшы хәлдәге кием-салым (мәктәп формасы, күлмәк, футболка, кофта, джинсы, чалбар һ.б.), яхшы хәлдәге аяк киеме, йорт куллануындагы химия әйберләре, шампунь, сабын, мунчала, шәхси гигиена чыганаклары (теш пастасы, тарак, заколка һ.б.), канцтоварлар белән ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев