Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә этләре законны шәп белә

Башкача әйтеп булмый. Район үзәген тутырып этлэр йөри. Йөри генәме соң? Менә без күрегез дигәндәй, редакция бинасы каршына, олы юл кырыена куелган билге астына иркенләп тезелешеп ятканнар. Бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча ятып торалар, байларча ял итешләре. Үзләре зур, йоннары елкылдап тора, берничәсе шундый, урамда ачка тилмерми инде болар, хуҗалары...

Башкача әйтеп булмый. Район үзәген тутырып этлэр йөри. Йөри генәме соң? Менә без күрегез дигәндәй, редакция бинасы каршына, олы юл кырыена куелган билге астына иркенләп тезелешеп ятканнар. Бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча ятып торалар, байларча ял итешләре. Үзләре зур, йоннары елкылдап тора, берничәсе шундый, урамда ачка тилмерми инде болар, хуҗалары "культуралы" ял итәр өчен, кызык эзләргә ычкындырып җибәргәннәр. Янәшәсендәге әнчекләреннән аермалы буларак, дәрәҗәләрен беләләр. Үткән-сүткәнгә күз астыннан гына караулары. Курыкмыйлар да... Кимергә җыенмыйлар да. Авыл эчендә этләрне атарга ярамаганлыгын истә тотсак, артулары бик ихтимал.

Ә мәктәп балалары, олылар, барыбыз да өере белән йөргән этләрдән курка. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев белән дә бу хакта сөйләштек. Эт тотучылар! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез: бәйләгез, зинһар, этләрегезне! Газетада язылган бу мәкаләне кисәтү итеп кабул итегез, бәйләмәгән очракта чара күрелеп, штраф түләтүләре бар. Ә бәлки чынлап та шулай эшләү кирәктер дә. Җаваплы кешеләр, ни уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев