Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әтнә орлыкка акча кызганмый” - республика газетасы безнең хакта

Төрле сынамышлар, юрау һәм фаразлар буенча, быел язгы кыр эшләре аеруча катлаулы шартларда узарга мөмкин. Татарстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов әйтүенчә, апрельнең икен­че яртысында башланып китәчәк корылык җәй айларына кадәр сузылачак. Димәк, язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, оеш­кан төстә башкарып чыккан хуҗалыклар ота. Татарстан авыл ху­җа­лыгы...

Төрле сынамышлар, юрау һәм фаразлар буенча, быел язгы кыр эшләре аеруча катлаулы шартларда узарга мөмкин. Татарстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов әйтүенчә, апрельнең икен­че яртысында башланып китәчәк корылык җәй айларына кадәр сузылачак. Димәк, язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, оеш­кан төстә башкарып чыккан хуҗалыклар ота.


Татарстан авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов әйтүенчә, язгы кыр эшләрендә 11 меңнән артык трактор, 6 мең чәчү агрегаты, 5 мең культиватор, 600 чәчү комплексы һәм башка төр техника файдаланылачак. Бу исә 100 гектар сөрү җиренә 159 ат көче туры килә дигән сүз. Чагыштыру өчен - авыл ху­җалыгы алга киткән ил­ләрдә әлеге күрсәткеч бер­ни­чә тапкыр югарырак.

Хәер, Татарстанда да 300 ат көченә ия хуҗалык­лар бар. Бернинди матди кыенлыкларга карамый, аларның күбесе техниканы тиешенчә төзәтеп, әзерлек сызыгына куя алды. Андыйлар ягулык-майлау материаллары, ашлама, запас часть­лар, башка төр кирәк-яракларның хәс­тәрен дә алдан кайгырта алды. Арада үзләренә җитәр­лек күләмдә югары сыйфатлы орлык әзер­ләү­челәре дә аз түгел.

Шөкер, кем әйтмешли, андый орлык эзләп, ерак барасы түгел. Республикада сыйфатлы орлык җитеш­те­рүче хуҗалыклар саны илле­дән артып китә. Нә­тиҗәсе дә куандыра: кырларда галим­нәребез тәкъ­дим иткән 39 төрле сорт файдаланыла.

Татарстан фәнни-тик­ше­­ренү институты җитәк­чесе Марсель Таһиров әй­түенчә, 2018 елда респуб­ликадагы чәчү мәйданы­ның 55 процентында үзе­без­нең галим­нәр уйлап чыгарган орлык файдаланыла. Россиянең бер генә төбә­гендә дә без­дәге кебек мөм­кинлекләр юк.

Һава торышының нинди булуына да карамастан, ел саен югары уңыш алучы районнарда оригиналь һәм элиталы орлык күләме арта. Әтнә, Тәтеш, Нурлат, Кукмара һәм кайбер башка район хуҗалыклары орлыкка акча кызганмый. Андыйлар Менделеевск, Аксубай, Югары Ослан һәм Әгерҗе районнарындагы кебек орлыкның ниндие туры килсә, шундыен чәчеп, мул уңыш алып булмаячагын яхшы белә

Язгы кыр эшләре вакытында быел да кайбер ху­җалыкларда техника җи­тешмәс, мөгаен. Чирмешән районында 100 гектар сөрү җиренә 69 ат көче күлә­мендәге техника белән язгы кыр эшләрен ничек итеп вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгып булсын? Кама Тамагы, Сарман, Минзәлә, Апас, Әлмәт, Баулы һәм башка кайбер район хуҗалык­ларында да техника җи­теш­ми. Аның бит әле булганы да, кем әйтмеш­ли, җитмеш җир­дән ямаулы, искереп эштән чыгып бара. Андыйларны төзәтү өчен запас частьлар җитке­реп булмый, ди ху­җалык вәкилләре.


Иске техниканы төзәтү өчен генә дә хуҗалыклар ел саен 3 миллиард 500 миллион сумлык запас частьлар сатып алырга мәҗбүр. Бу исә - бәяләр елдан-ел артып торганда, кайбер хуҗалыклар үзләренең бар керемен запас частьлар сатып алуга юнәлтә дигән сүз. Министр урынбасары ассызыклаганча, арадашчылар аша ху­җалыкка сатып алынган бер техниканы файдалану вакытында тагын өч шундыйны сатып алырлык чыгымнар китә.
Мондый хәлдән чыгу юллары бармы? Белгечләр бүген техниканы яңабаш­тан төзәтү урынына, төзек булмаган детальләрне яңа­баш­тан торгызу ысулын кулланырга тәкъдим итә. Әйтик, "Нью-Холланд" трак­торына капиталь тө­зәтү чыгымнары 1 миллион сумнан артканда, Чаллыдагы бер пред­прия­тиедә аның ватык де­таль­ләрен торгызу берничә тапкыр арзангарак төшә, ди Тәлгат Галимҗан улы.

Ә иң кулае - иске техникадан арынып, яңасын булдыру. Күп хуҗалыклар хә­зер нәкъ менә шулай эшли дә. "Татагролизинг" җәм­гыяте генераль директоры Азат Җиһаншин әйтүенчә, узган ел хуҗалыклар, төрле ташламалардан файдаланып, лизингка 1 миллиард 110 миллион сумлык техника алган. Быел да меңнән артык шундый килешү тө­зелгән. 2018 елда лизингка 1 миллиард 300 миллион сумлык яңа техника кайтарылачак, ди Азат Җиһан­шин.

Камил Сәгъдәтшин

("Ватаным Татарстан", /№ 46, 03.04.2018/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=650

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев