Бүгенге мәгълүматлар, райондашлар. Саклану чараларына җитди карыйк. Маскасыз, перчаткасыз йөрмәгез. Дистанция саклап йөрегез.
"Кичә Әтнәгә Мәскәүдән бер кеше кайтты. Күзәтүгә алдык. Ике кешене күзәтүдән төшердек. Алар сау-сәламәт. Бүгенге көндә 19 кеше күзәтү астында тора", - ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.
ОРЗ белән авыручылар саны ике дистәгә якын. "Кичә 7 кеше ОРЗ белән теркәлде", - диде табиб - эпидемиолог Азат Гыймадиев. Пневмония белән авыручылар юк.
Ә Татарстанда узган тәүлек эчендә 21 кеше коронавирус белән зарарланган:
читтән кертелгән очраклар – 8,
авырулар белән якын элемтәләр – 13.
10 пациент госпитализацияләнгән,
авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 11 кеше өйдә дәвалана. ⠀
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр – 3, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 5, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 4, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр – 7, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр– 1 очрак.
Шәһәрләр арасында:⠀ Казан – 8, ⠀ Яр Чаллы – 5.
Районнар арасында: ⠀ Лаеш районында – 2⠀ Азнакай районы -1, Балтач -1, Буа - 1,Мамадыш районы -1, Саба районы -1, Тәтеш районы - 1
Нет комментариев