Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә сабан туе - 2019 - фото-видеорепортаж

Бүген районыбызның Каенсар урманында, гадәттәге урында район сабан туе үтте.

Бәйрәмгә килүчеләр үзгәлекләргә дә игътибар иткәндер. Мәйданның бизәлеше элекке кебек тоелса да, бу беренче карашка гына. Ә эчкәрәк узсаң, анда күрсәтмә элмә такталар күп куелган. Анда районыбызның сабантуй тарихлары чагыла. 

Чатырлар да узган елгыдан үзгә иде. заманадан калышмый районыбыз, бу мәйданда да чагылыш тапты. Сабантуйның  Әтнәгә генә хас үзгәлеге, бренды - бизәлгән атлар быел да мәйдан буйлап уздылар. 300 кешелек бию белән ачылыш та безгә генә хас. Миллилек, үзгәлек, эчтәлек, матурлык районыбызның яшәешен, эшчәнлеген дә ача алырлык иде. Сөбханалла, алкышлар астында биетерлек коллективларыбыз бар. Шөкер алар күп. Бәйрәмгә кунак булып кайткан якташларыбыз: Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре урынбасары Рәшит Гомәр улы Нургалиев та ихластан куанып алкышладылар аларны. Башка кунакларга да ошады бу ачылыш. 

Алкышлар моңа дәлил. Ә хезмәт алдынгыларын олылау, район башлыгына икмәк тапшыру, сабантуй флагын күтәрү, Риваль Хисмәтуллин башкаруында Әтнә гимнын тыңлау әйтеп бетергесез горурлык хисләре уятты.  

Яңа төр уеннар, үзешчәннәребез чыгышы, ат чабышы,  көрәш...- яратып карагансыздыр.

Сабантуеның абсолют көрәш батыры - Казан егете Адиятуллин Дамир.

Шунысын да әйтергә кирәк, якын-тирә районнар арасында Әтнә - бердәнбер ачык көрәш мәйданы  быел. 

Кичә Дусым сабан туенда да көрәш ачык иде, анда да бик күп көрәшчеләр көч сынады. Теләчедән дөнья чемпионы да бар иде.  Иң куанычлысы: Әтнә көрәшчесе, спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин  анда абсолют батыр булып калды. Тулы яззманы газетадан укырсыз. Фотоларны да тулысы белән соңрак куярбыз.

автор фото -видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев