Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә шәфкать туташларын бәйрәм белән котлыйбыз

Бүген, 12 май көнне шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Нигә 12 майда дисезме?Чөнки бу көнне 1820 елда Англиядә халыкара шәфкать туташлары эшенә нигез салган Флоренс Найтингейл туган. Аның эшен үз илендә бик югары бәяләгәннәр, ул илнең милли герое гына түгел, аның рәсемен әле дә акча купюраларында сүрәтлиләр. Флоренс...

Бүген, 12 май көнне шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Нигә 12 майда дисезме?Чөнки бу көнне 1820 елда Англиядә халыкара шәфкать туташлары эшенә нигез салган Флоренс Найтингейл туган. Аның эшен үз илендә бик югары бәяләгәннәр, ул илнең милли герое гына түгел, аның рәсемен әле дә акча купюраларында сүрәтлиләр. Флоренс аеруча Крым сугышы чорында үзен күрсәткән, яралылар арасында үлемне киметү максатыннан ул алар артыннан карауны оештырган, мунчалар , кухнялар оештырган. Мондый караш авыруларның тизрәк терелүенә китергән һәм алар кабат яуга кергәннәр. Шәфкать туташлары көне бәйрәм буларак 1899 елда билгеләнеп үтә башлаган.

Шәфкать туташлары дарулар белән генә түгел, җылы сүз, якты карашлары белән дә дәвалый. "Әтнә таңы" редакциясе коллективы да чын күңелдән аларны бәйрәмнәре белән котлый. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телибез.

Ярдәм сорап сезгә кагылабыз,
Барыбызга ярдәм итәсез.
Кылган изгелекләр җирдә ятмас,
Авыру белми озак яшәгез!

Теләк-омтылышлар чынга ашсын
Бала-онык бәхете күрегез!
Бүгенгедәй ихлас шат елмаю белән
Балкып торсын һәрчак йөзегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев