Әтнә сөте артканнан–арта
Көн темасы

Әтнә сөте артканнан–арта

Сөт җитештерү буенча Татарстанда Әтнә районы ел дәвамында алдынгы позиция били.

Шунысы куандыра, ул артканнан-арта. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт буенча 11 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларында республика буенча тәүлеклек тулай - 3131,1 тонна, Әтнәдә 175 тонна сөт җитештерелүе турында хәбәр ителә. Димәк, Әтнә өлеше 5 проценттан артык.

Саннарга килсәк, районда узган елдан 22 тоннага күбрәк тәүлеклек тулай сөт җитештерде. Бу былтыргыга карата 114 %. Бер сыердан тәүлегенә уртача 24,6 килограмм сөт савылды.


Нет комментариев