Әтнәдә авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюны тикшерделәр
Комбайннарны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюны тикшерделәр.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сектор мөдире Рөстәм Мәрдәнов һәр техника, тагылма корал янында туктап, җентекләп карады. Кайвакыт авыз эченнән генә нәтиҗә дә ясап барды кебек тоелды.
- Сезнең районга килгән саен уңай үзгәрешләр баруын күреп куанам, - ди ул.
Барыннан да бигрәк яңа "ПСКУ" маркалы сукаларга сокланды. Әйтик, "Шахтер"дагысы 4 төрәнле, аны "МТЗ-1221" өстери. Өстенлеге шул, ул бик тирән ала - җирне тирән эшкәртергә сәләтле. Кирәк икән гадәти сука вариантын да кулланырга мөмкин. Аның - 5, "Таң"да хәтта 7 төрәнлесе дә бар. Казаннан килгән белгечнең кызыксынуын аңларга була - үзебезнең илдә дә яхшы җитештерәләр хәзер. Шунысы да бар, менә ничә еллар инде безне тикшерергә килүчеләр яңалык күреп, сокланып китәләр. Ә сокланырлык яңалыклар ел саен арта бара. Әнә бит, "Күшәр"нең һәр комбайнга аерым ишеге булган, күтәртү урыннарын цементлап катырган ангарларына дөрестән дә искитәрлек. Ташчишмәдә дә шундый ук гаражны эшләп бетереп яталар. "Шахтер"да исә зур остаханә төзиләр. Шунысы игътибарга лаек - һәр хуҗалык комбайннарны ябык бинага урнаштырырга тырыша.
Хуҗалыкларның барысында да авыл хуҗалыгы машиналарын күтәртеп, көпчәктәге басымны киметкәннәр һәм буяп-майлап кышкы саклауга куйганнар. "Күңгәр"дә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык белән тәэмин итү яхшы оештырылган. Дөресрәге, Фәйзи абый Галиев җитәкләгән данлыклы "Искра" хуҗалыгыныкы әлегәчә яхшы сакланган. "Шахтер" һәм "Уңыш"та тырма ремонтын тәмамладылар да инде. Хәзер һәр хуҗалыкта тырма ремонты өчен махсус стан бар. Гомумән алсак, максатыбыз - яңа елга кадәр ремонт эшләрен тәмамлау. Алдан аяк кию отышлы.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Күңгәр" - I, "Шахтер" II урынны алды.
- Кимчелекләр булса да, авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәр хуҗалыкта яхшы оештырылган, - дип нәтиҗә ясады министрлык вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев