Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә балалар күңелен күрәләр

Сабыйлар күңелен күреп 1июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Әлеге көн рәсми рәвештә хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе Конгрессы тарафыннан 1949 елда кабул ителә. Сугыштан соңгы авыр елларда ятимлек ачысын татыган балаларны саклау һәм яклау максатыннан кабул ителгән бу бәйрәм бүгенге көндә дә үз әһәмиятен югалтмый. 21 гасыр балалары ул чордагы...

Сабыйлар күңелен күреп

1июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Әлеге көн рәсми рәвештә хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе Конгрессы тарафыннан 1949 елда кабул ителә.

Сугыштан соңгы авыр елларда ятимлек ачысын татыган балаларны саклау һәм яклау максатыннан кабул ителгән бу бәйрәм бүгенге көндә дә үз әһәмиятен югалтмый. 21 гасыр балалары ул чордагы кебек үк һаман да яклауга мохтаж. Бәйрәмнең максаты да балалар белән бәйле проблемаларны хәл итү, әти - әнисез калган, авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче сабыйларга ярдәм итү булып тора. Бу көнне оештырыла торган төрле чаралар, кызыклы бәйгеләр исә аларның күңелен күтәрү өчен генә түгел, ә иң беренче чиратта без өлкәннәргә сабыйларыбызга бездән башка беркем дә ярдәм итә алмаячагын аңлату буларак та оештырыла.

Бәйрәм булгач бәйрәмчә инде. Балаларны яклау көне уңаеннан сабыйларыбыз өчен бик матур чаралар узачак. Мәсәлән, "Изгелек" халыкны социаль яклау үзәге,"Наз" хәйрия фонды белән берлектә районыбызның 12 баласын теплоходта сәяхәткә алып чыгачак. Бу билгеле, иң беренче чиратта авыр хәлле, аз керемле, күп балалалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга кагыла. Идел елгасы буйлап ике сәгатьлек сәяхәттән соң сабыйлар зоопаркка экскурсиягә дә барырлар дип көтелә.

Олы Әтнә балалар китапханәсендә балаларны яклау көне уңаеннан әдәби марафон оештырылган. Әлеге марафон кысаларында яңа китапларга күзәтү, әдәби викторина үткән. Бәйрәм чарасы буларак Олы Әтнә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән инде традициягә әйләнгән "Минем яраткан әкият героем" рәсем ясау бәйгесе үтәчәк.

Ә менә Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге исә елдагыча бу көнне асфальтка рәсем ясау бәйгесе оештыра. "Мир глазами детей" исеме астында узган рәсем ясау бәйгесендә Олы Әтнә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашыр дип көтелә.

Мәктәп яны лагерьлары дигәннән, районда быел 1 июнь көнне 10 мәктәптә шундый лагерь балалар өчен ишекләрен ача. Биредә аларны төрле түгәрәкләр, бәйгеләр, кызыклы урыннарга экскурсияләр көтә.

"Чулпан" лагере исә 15 июньнән эшли башлар дип көтелә. Биредә район мәктәпләренең 8 сыйныфында укучы 90 бала профиль сменасына җыелачак. Бер атна дәвамында алар имтиханнарга әзерлек үтәчәкләр. Соңрак бирегә " Сәләт" сәлкешләре кайтыр дип көтелә. Июль, август айларында исә "Чулпан"да үзебезнең район мәктәпләрендә укучы балаларга ял итү мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев