Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә егерме бишенче Сабантуй уза

Район Сабантуе 6 июнь көнне сәгать 11.00дә башлана. Быел районыбызда егерме бишенче тапкыр Сабантуйлары билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Сабантуен оештыру комиссиясе рәисе Фәрит Нуриев белән сөйләшәбез. - Сабантуй бәйрәме ачы­лышында әлеге күркәм дата да чагылыш табачак. Ачылышында барысы 200ләп бала катнаша. Бүгенге көндә репетицияләр бара. Район Сабантуе һәрвакыттагыча без...

Район Сабантуе 6 июнь көнне сәгать 11.00дә башлана.
Быел районыбызда егерме бишенче тапкыр Сабантуйлары билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Сабантуен оештыру комиссиясе рәисе Фәрит Нуриев белән сөйләшәбез.
- Сабантуй бәйрәме ачы­лышында әлеге күркәм дата да чагылыш табачак. Ачылышында барысы 200ләп бала катнаша. Бүгенге көндә репетицияләр бара. Район Сабантуе һәрвакыттагыча без белгән Каенсар урманында уза. Традицион ярышлар, уеннар белән беррәттән үзгәрешләр дә булачак.
- Яңалыклар хакында да әйтеп китә алмассызмы?
- Ярышларга килгәндә: капчыкка ашлык күтәреп йөгерү, арба тартып узышу һәм башка шундый кызыклылар була. Шулай ук балалар һәм дә «Президент белән бергә» исемдәге иҗтимагый хәрәкәте кысаларында ГТО нормативлары тапшыру мәйданчыклары да булачак. Биш спорт төре буенча көч сынашачаклар. 16 килограммлы гер күтәрү, «отжимание», урыннан еракка сикерү һәм дә хатын-кызлар өчен «пресс» ясау. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.
Моннан тыш, ике урында читән бе­лән әйләндереп алынган, утырып ашый торган урыннар була. Барысы 20ләп өстәл куела.
- Фәрит Мансурович, ат чабышлары, көрәш турында да аңлатып китсәгез иде.
- Ат ярышында токымлы атлар аерым заездда чабачаклар. Токымлы булмаган атларга да финалга чыгу мөм­кинлеге була. Теләге булучылар ку­рыкмыйча ярышларда катнаша алалар.
Көрәш яшүсмерләр һәм олылар арасында. Яшүсмерләр арасында 40, 50, 60 килограмм һәм аннан да югары үлчәүдә, олылар арасында 65, 75, 85 килограмм һәм аннан да югары үлчәүдә үтә.
- Концерт өлешендә кемнәр чыгыш ясаячак?
- Үзебезнең сәхнә йолдызлары һәм йолдызчыкларыбызның чыгыш­лары көтелә. Риваль Хисмәтуллин, «Ал­чәчәк» бию коллективы, «Сөмбелә» вокал ансамб­ле һәм башкалар.
Хөрмәтле райондашлар! 6сы һәм 7 июнь көнне узачак Сабантуйларга рәхим итегез!
Тагын бер яңалык турында искәртеп узасы килә. Быел Сабантуй мәйданында, шулай ук авылларда да бернинди дә спиртлы эчемлекләр сатылмаячак. 1995 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 171нче санлы «Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең әйләнешен һәм аны җитештерүне дәүләт көйләве һәм алкоголь продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»гы Федераль закон нигезендә халык күп җыелган урыннарда исерткеч эчемлекләрне вак­лап сату тыела. Аракы һәм шәрабтән тыш, сыра, энергетик эчемлекләр дә шушы исемлеккә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев