Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә китап тәкъдир итү кичәсе үтте

Сугыш килде безгә сорамыйча... Бәрәскә мәдәният йортының тамашалар залын тутырып утырган өлкәннәрнең һәрберсенең кулында әле яңа гына табадан төшкән китаплар. Кытыршы куллары белән таныш йөзләрне сыпырган әби-бабайларның йөзләрендә сагышлы елмаю. "Хәтердән җуелмас ул көннәр" китабына аларның Җиңү өчен көчен кызганмыйча үзеннән зур өлеш керткән әти-әниләренең, абый - апаларының тормыш юлы...

Сугыш килде безгә сорамыйча... Бәрәскә мәдәният йортының тамашалар залын тутырып утырган өлкәннәрнең һәрберсенең кулында әле яңа гына табадан төшкән китаплар. Кытыршы куллары белән таныш йөзләрне сыпырган әби-бабайларның йөзләрендә сагышлы елмаю. "Хәтердән җуелмас ул көннәр" китабына аларның Җиңү өчен көчен кызганмыйча үзеннән зур өлеш керткән әти-әниләренең, абый - апаларының тормыш юлы яктыртылган. Тыл ветераны булган, сугыш чорында сабый булган күбесенең үз язмышлары да язылган бу китапта. "Ленин " күмәк хуҗалыгы, Бәрәскә авыл җирлеге, Бәрәскә һәм Бәрәзә мәктәбе укытучылары, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева, Өшкәтә авылы активистлары тырышлыгы белән барлыкка килгән әлеге китапны чыгару идеясе белән иң башта район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов чыга. Халык өчен, аның тормыш яшәеше өчен янып-көеп йөргән җитәкчеләр,билгеле, әлеге идеяны күтәреп ала. Әнә шуннан кызу эш башлана. Сөембикә Садриеваның тынгысыз хезмәте, укытучыларның тырышлыгы, әлеге китапка азмы-күпме кагылышы булган һәркемнең тырыш хезмәт җимеше булып"Яз" китап нәшриятында басылган китап дөньяга чыга. 600гә якын биттән торган китапның һәр битендә бөтен бер кеше гомере, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган кеше язмышлары. Тәкъдир итү кичәсендә күмәк хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов,Бәрәскә мәктәбе директоры Аида Фатыхова, Мингазиз Зиннәтов, Сөембикә Садриева белән беррәттән "Яз" китап нәшрияты директоры Рамил Миңнуллин да катнашты. " Сугыш җиле кагылмаган бер гаилә дә юк бездә. Үземнең дә ике бабам сугышта һәлак булган. Җиңү көнен без, сугышны күрмәгән буын, зур бәйрәм итеп кабул итсәк, әбиемнең күзләрендә яшь була торган иде. Аның өчен газиз кешесен югалткан сагышлы көн иде ул, - дип башлады ул үзенең чыгышын. - Монда кайтырга мине ике сәбәп этәрде: беренчесе без көне -төне тырышып эшләгән китапның геройларын күрәсем килсә, икенчесе - хәзерге заманда китап чыгарам дип йөргән колхоз рәисен үз күзләрем белән күрәсем килде. Берәр рәис булса, ул акчага фәлән тонна фураж алам дияр иде, я булмаса үзе турында китап чыгарыр иде. Шундый зур эшкә алынып, аны башкарып чыгу - иң элек сезнең тырышлык", - дип үзенең рәхмәтләрен җиткерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев