Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә “Әләшә” бәйрәме күңелне кузгатты

Дин һәм без Әтнәдә "Әләшә" бәйрәме күңелне кузгатты Елдагыча авыл җирлегенең Күәм белән Әйшияз авыллары аралыгында урнашкан Кала тавының "Изгеләр каберлеге" янәшәсендәге аланда үтте ул. Июнь аеның беренче җомгасында, сыерчык бала очырганда үткәрелә торган әлеге җыенга район халкы гына түгел, республиканың башка районнарыннан да киләләр. Төрле шәһәрләрдән дә кайталар, күрше...

Дин һәм без

Әтнәдә "Әләшә" бәйрәме күңелне кузгатты

Елдагыча авыл җирлегенең Күәм белән Әйшияз авыллары аралыгында урнашкан Кала тавының "Изгеләр каберлеге" янәшәсендәге аланда үтте ул. Июнь аеның беренче җомгасында, сыерчык бала очырганда үткәрелә торган әлеге җыенга район халкы гына түгел, республиканың башка районнарыннан да киләләр. Төрле шәһәрләрдән дә кайталар, күрше республикалардан ерак араларны якынайтучылар да очрый. Элек-электән буыннардан-буынга тапшырылып килгән җыен төрлечә үтә: тыйнак кына, изгеләр каберлегендә меңьеллык имән төбендә коръән сурәләре укылып, әүлияләр рухына багышлап, халыкның тау астындагы изгеләр чишмәсеннән су алып таралган вакытлары да булды. Берничә ел рәттән зурлап уздырылды, корбан чалып, аның итеннән аш һәм пылау пешереп, ике авыл җирлеге табын корып, олылар, балалар, авыллардагы мәчет имамнары вәгазьләр укып, аларны изгеләр рухына багышлап, өйлә намазын шунда укып, киләсе елга да килергә насыйп булсын дип таралыштык.

Халык көтеп алган, чакырмыйча да кайта торган мондый чараның программасын алдан төзеп куеп та, репетициясен үткәреп тә, хәзерләп тә булмый, Быелгы "Әләшә"нең көн тәртибе дә көнендә үзгәртелеп, җыенны Күәм авылы мулласы Ленар Галиев алып барды. "Әләшә"не башлап, елдагы гореф-гадәтне дәвам итеп, аның тарихы белән таныштырды. Барыбыз да беләбез кебек, тик ел саен үзгә бер яңалыгы калкып чыга, аннан соң ел да бу мәҗлескә беренче тапкыр кайтучылар очрый. Быел да бар иде андыйлар...

Тарихы бай бу җирнең, Казан каласы төзелергә сайланган урын булган бу, халык теленә Әйшә хан исеме белән кергән Габдулла хан бу урынга кала төзү максатыннан килеп утыра. Ул чакта "Ашыт" суы тирән һәм бик киң, сәүдә өчен уңайлы була, елга аша сал белән ак чыршылар агызалар. Корылмалар, җир асты юллары төзелә, тик төзелеш зурга китә алмый, белгечләр суның берничә елдан соң китәчәген дәлиллиләр. Һәм кала төзелеше туктатыла, ә хан үзенең кешеләре белән биредә яшәп кала.

Дәвамын газетадан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев