Әтнәдә сенаж салу ахырына якынлашты
Күмәк хуҗалыкларда сенаж салу ахырына якынлашты. Күп кенә хуҗалыкларда ул тәмамланды да инде. Фәридә ФИЛАТОВА «Шахтер» күмәк хуҗалыгы басуларында да сенаҗның соңгы гектарлары урыла.Биредә бүгенге көнгә барлыгы 9656 тонна сенаж салынган. Шуның 5272 тоннасы беренче укостан булса, 2837 тоннасы, өстәмә1542 тонна берьеллык үләннәрне дә кертеп - икенче укостан. Без барганда...
Күмәк хуҗалыкларда сенаж салу ахырына якынлашты. Күп кенә хуҗалыкларда ул тәмамланды да инде.
Фәридә ФИЛАТОВА
«Шахтер» күмәк хуҗалыгы басуларында да сенаҗның соңгы гектарлары урыла.Биредә бүгенге көнгә барлыгы 9656 тонна сенаж салынган. Шуның 5272 тоннасы беренче укостан булса, 2837 тоннасы, өстәмә1542 тонна берьеллык үләннәрне дә кертеп - икенче укостан.
Без барганда басуда кызу эш кайный иде. Тырыш кырмыскаларны хәтерләткән КАМаз машиналары, Беларус «1221» ләр бер- бер артлы сенаж ташый. Урдыруда «Полесcе» белән Рөстәм Исхаков һәм » Ягуар» да Илнур Мәрдановны төнгелеккә Әхтәм Зиннәтуллин белән Мәсхүт Хәкимуллин алыштыра. КАМаз машиналарында Рөстәм Заһидуллин, Алмаз Шакиров,Рамил Хөснетдинов, Марат Сәмигуллин, Марат Гыйләҗев, Нияз Хәкимов, Алмаз Хәкимуллин, «1221»дә Алмаз Дәминов, Айзат Шәйхетдинов, Данил Мөхәммәтшин, Равис Гыйләҗетдинов, «Т-150» та Илназ Галимуллин ике сменага бүленеп хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев