Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр Актаныштан Кубок алып кайттылар

Районның 2000-2004 елгы яшь шахматчылары Татарстан укучылары арасындагы XI Спартакиаданың финалында уңышлы чыгыш ясап, үз төркемнәрендә II урын яулап кайттылар.

Әлеге бәйге Актанышта 26 март-1 апрель көннәрне узды.

Ярышта барысы 20 район командасы чыгыш ясый. Әтнәнең Рәзилә Газизова, Азалия Әхмәтова, Айнур Гәрәев һәм Инсаф Бадиков составындагы командасы 15 балл туплый. Беренчесе - Күңгәрдән, калганнары - Олы Әтнәдән. Туплаган балларын гомуми алганда да аз дип булмый. Әйтик, көчле саналган Саба, Мамадыш командалары да шулкадәр үк балл гына туплыйлар.

- Команданың чыгышына килсәк, "+4"лек дип бәялим... "5"лек үк булмады - беренче урын алмадык бит, - дип куанып көлә тренер Раил Шакиров. Куанырлык та шул, Әтнәнең яшь шахматчылары көмеш медальләр тагып, икенче урынга бирелә торган Кубок яулап кайтты.

- Шахматчыларның әти-әниләренә дә, безнең белән бергә барып Актанышта бер атна торып кайткан шәфкать туташына һәм больницага да, безне гел автобуста гына йөрткән шоферыбызга да зур рәхмәт, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев