Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр ишеттегезме, эшкуарлар Президентка сорауларын юллый ала

10 июнь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында республика малтабарлары белән очрашачак. Эшкуарлардан сораулар исә 27 майга кадәр кабул ителә. Билгеле булганча, Татарстан Президентының елга берничә мәртәбә республика эшмәкәрләре белән шәхсән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирүе күптән инде традициягә әверелде. Республиканың эшкуарлар...

10 июнь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында республика малтабарлары белән очрашачак.

Эшкуарлардан сораулар исә 27 майга кадәр кабул ителә. Билгеле булганча, Татарстан Президентының елга берничә мәртәбә республика эшмәкәрләре белән шәхсән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирүе күптән инде традициягә әверелде. Республиканың эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов тарафыннан уздырыла торган әлеге чарада Президент һәм эшкуарлар бергәләшеп актуаль проблемалар турында үзара фикер алыша, аларны тиз арада хәл итү ысулларын эзли.

10 июнь көнне исә Рөстәм Миңнеханов малтабарлар белән инде 5 нче тапкыр очрашачак. Хәтерләсәгез, 2015 елның августында узган шундый ук чарада эшмәкәрләрне мобиль сәүдә эшчәнлеген оештыру, шәхси сәнәгать мәйданчыкларын һәм индустриаль паркларны камилләштерү, шәхси балалар бакчаларына ярдәм чаралары кебек сораулар аеруча борчыган иде. Аларның күбесе, әлбәттә, уңай якка хәл ителә, дип ассызыклый белгечләр. Рөстәм Миңнеханов исә бу чараның әһәмиятен шулай ук югары бәяли.

- Эшкуарлар белән сөйләшү-аралашуның мондый форматын алга таба да җәелдерү кирәк. Ник дигәндә, аның нәтиҗәсен күрәбез. Түрәләр тәнкыйть сүзен тыңлый белергә тиеш. Без эшкуарларны нәкъ менә тыңларга, кирәк икән, тиешле каралар кабул итәргә бурычлы, - дип саный Президент.

Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты ике арадагы мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәрткән. - Соңгы ике ел эчендә хакимият органнарының бизнес вәкилләренә карашы үзгәрде. Аларның эшчәнлеге үтә күренмәле була башлады. Түрәләр үзләре өчен "уңайсыз" сорауларга да әзер. Әле алай гына да түгел, төрле оешма һәм идарәчелекләр бизнес белән тыгыз хезмәттәшлеккә омтыла, - дип белдерә Тимур Нагуманов.

Шул рәвешле, теләге булган һәр малтабар Рөстәм Миңнехановка үз шәхси соравын юллый ала.

Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү узу яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына махсус гариза җибәрү дә җитә. Сораулар 8-(843) 203-44-17 телефоны аша да кабул ителә.

Гариза һәм сорауларны 27 майга кадәр юлларга кирәк. http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/58048.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев