Әтнәләр, Путин “Яровая пакеты”н имзалады
Россия Президенты Владимир Путин район халкы борчылып көткән "Яровая пакеты"н имзалады һәм ул 20 нче июльдән гамәгә керәчәк. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итә. Әлеге документ Кремль сайтына да куелган. Депутатлар Ирина Яровая, Виктор Озеровның "Террорчылыкка каршы тору турында"гы законга үзгәрешләр кертү кирәклеге хакындагы проектын 24 июнь...
Россия Президенты Владимир Путин район халкы борчылып көткән "Яровая пакеты"н имзалады һәм ул 20 нче июльдән гамәгә керәчәк. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итә. Әлеге документ Кремль сайтына да куелган.
Депутатлар Ирина Яровая, Виктор Озеровның "Террорчылыкка каршы тору турында"гы законга үзгәрешләр кертү кирәклеге хакындагы проектын 24 июнь көнне Дәүләт Думасының чираттагы сессиясендә күтәргәннәр иде.
Әлеге уңайдан Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт Советы утырышында үз фикерен белдереп:
- Закон проекты кабул ителде, әмма Дәүләт Думасының 147 депутаты моңа каршы тавыш бирде. Хәзер исә дин тотучылар күп сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Законда төгәлсезлекләр, яки ачыкларга кирәк булган урыннар шактый. Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертелгәндә, моны бигрәк тә исәпкә алырга кирәк. Закон проекты ашыгып кабул ителде, ул резонанс тудырды һәм җәмәгатьчелек тә бу хакта фикер алыша башлады, - дигән иде Дәүләт киңәшчесе. Мисал өчен, закон проектында, миссионерлык эше белән теркәлү узган оешмалар гына шөгыльләнә ала, диелгән. Махсус билгеләнгән урыннарда миссионерлык эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге хакында язылган. Моны үтәмәүчеләргә 1 млн сумга кадәр штраф каралган. "Кайбер конфессияләргә бу туры килә, ә икенчеләренә юк. Мисал өчен, өйдә ничек итеп ифтар уздырырга мөмкин. Ул догадан башка үтми. Аларны кем дә булса контрольда тотарга тиешме? Контрольдә тоткан очракта, ни рәвешле? Никахны ничек укырга, туганнарны кунакка ничек дәшәргә һәм дога кылырга, кеше үлгәннән соң аның өчесен, җидесен, кырыгын ничек уздырырга? Намазны да берничә тапкыр укыйлар... Закон проекты Федерация Советында каралачак. Федерация Советындагы үзебезнең вәкилгә мин закон проектын хуплаудан тыелып торырга киңәш итәр идем. Бу Законны кире кагарга дигәнне аңлатмый. Вакыты җиткәч, депутатларның яңа составы аны карар. Бу законлы гамәл булачак. Безнең вәкилләр позициябезне җиткерергә тиеш дигән фикердә мин ", - дигән иде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук башка конфессия вәкилләренең дә үзенчәлекләре булуын билгеләп үтте һәм закон проектының ашыгыч рәвештә кабул ителүен кабат ассызыклап, үз фикерен җиткерде.
Кызганыч, әлеге Закон кабул ителде. Хәзер барыбыз да аптырашта, барыбызны да ТР Дәүләт киңәшчесе күтәргән мең дә бер сорау борчый... Азрак өмет бар, чөнки пакет белән бергә Хөкүмәтнең, бу Законны кулланган вакытта мониторинг ясау мөмкинлеге биргән исемлеге бар. Ул кирәк чакта Закон белән бәйле һәртөрле куркынычны киметү мөмкинлеге бирә, ул-бу була калса Хөкүмәт тиешле Актлар кабул итәр өчен инициатива белән чыга ала.
Бу хакта Татар -информ язмасын да укып Закон белэн танышыгыз.
- Июнь аенда Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы төзәтмәләрнең "террорчыллыкка каршы пакет"ын хуплады. Бу үзгәрешләр җәмгыятьтә зур гауга тудырды. Депутат Ирина Яровая тәкъдим итү сәбәпле, массакүләм мәгълүмат чараларында аларны "Яровая законы" дип атаганнар иде.
Закон телефон операторларыннан һәм интернет-компанияләреннән кулланучыларның шалтыратуларын, хәбәрләрен, СМСларын, җибәргән сурәтләрне, аудио-видеоларны алты айга кадәр саклауны таләп итә.
Бу законны үтәүгә кәрәзле телефон операторлары каршы чыккан иде. "Мегафон" бу закон таләп иткән шартларны үтәү өчен махсус үзәкләр булдырырга кирәклеген белдереп, булачак чыгымнарны 230 млрд сум дип бәяләде. МТС исә чыгымнарын "триллион сумнар" дип санавын әйтте. Мобиль операторлар закон элемтә хезмәтенең бәясе 2-3 тапкырга артачак дип белдерде.
Пакетта тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең аерым блогы "миссионерлык эшчәнлеге"нең нәрсә икәненә төгәл бәя бирә һәм аны законга каршы килгән дини берләшмәләр исеменнән алып баруны тыя. Бу төзәтмәләр әһелләрендә зур борчу тудырды. Аерым алганда, мөселманнар бу төзәтмәләр ифтар, җеназа уздыру кебек гамәлләргә киртә куячак дип белдерделәр һәм бу төзәтмәләгә каршы чыктылар.
Вөҗдан, дин иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон таләпләрен бозып башкарылган миссионерлык эшчәнлеге гражданнарга 5 меңнән 50 меңгә, юридик затларга 100 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Яңа нормалар буенча, дини оешмалар тараткан әдәбият , аудио- һәм видео материаллар маркировкаланган булырга тиеш.
Җинаять кодексында "халыкара террорчылык" дигән яңа состав пәйда булачак, анда гомерлеккә иректән мәхрүм ителүгә кадәр җәза каралган.
Террорчыллыка өндәү яки аны интернетта аклау 1 млн сумга кадәр штраф яки 5-7 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.
Экстремистик оешма, экстремистик җәмгыять эшчәнлеген оештыру, экстремистик эшчәнлекне финаслау өчен дә җәзалар катгыйлана.
Уйлап эшләнгән террорчылык өчен яшь чиге 14 яшькә кадәр киметелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/07/122779/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев