Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең мәктәп яны лагерьлары

Мәгариф Ялы , эше бергә үрелгән Җәйге каникул чорында кая барырга белми аптырамый хәзер заман балалары. Соңгы берничә елда үзләре укыган мәктәп яны лагерьлары укучылар өчен вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру вазыйфасын үз өстенә алды. Кечерәк сыйныф укучылары өчен ял итү , зуррак сыйныфлар өчен махсус хезмәт лагерьлары эше...

Мәгариф

Ялы , эше бергә үрелгән

Җәйге каникул чорында кая барырга белми аптырамый хәзер заман балалары. Соңгы берничә елда үзләре укыган мәктәп яны лагерьлары укучылар өчен вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру вазыйфасын үз өстенә алды.

Кечерәк сыйныф укучылары өчен ял итү , зуррак сыйныфлар өчен махсус хезмәт лагерьлары эше бергә үрелеп алып барыла аларда. Әти - әниләр өчен дә уңайлы - эштә вакытта балам кайда икән дип борчыласы юк, тамагы тук, өсте бөтен - балаң өчен җан тыныч. Лагерьда юк- бар белән шөгыльләнергә вакытлары юк, һәр көнгә аерым план төзелгән. Шунда ук төрле түгәрәкләр эшли - күңелеңә кайсы якын - теләгәнен сайла.

Быел безнең районда мондый лагерьлар ун мәктәптә оештырылды. Бәрәскә һәм Иске Өҗем төп мәктәпләрендә генә ремонт бару сәбапле, юк алар. Якынча мондый лагерьларга 15 - 20 укучы йөри.

Түбән Көек урта мәктәбендә дә мәктәп яны лагере эшен бик җанлы рәвештә алып бара. Лагерь җитәкчесе Гөлназ Абдуллина сүзләренә караганда, бирегә барлыгы 20 бала йөри. Аларның бишесе - Рүзия Зарипова кул астында хезмәт лагерена йөрүчеләр.

Уйнап - шөгыльләнеп кенә түгел бит әле, ашау ягы да бар. Лагерь җитәкчесеннән шул турыда сораштырам.

  • Район мәктәп яны лагерьлары өчен бердәм меню булдырылды. Шул меню нигезендә, беренче ашауга - төрле боткалар, ипи, сыр, вафли яки печенье, чәй яисә какао әзерләнә. Көндезге аш - аш һәм икенче ризык, салат, компоттан тора. Кайтыр алдыннан " полдник" - пирог яисә пешкән ризык белән чәй. Шулай ук менюга яшелчә, җиләк - җимеш тә кертелгән, - ди Гөлназ Абдуллина.

Билгеле, баланы бер айга якын мондый лагерьга йөртү зур чыгымнар сорый. Әти - әниләрдән һәр бала өчен 461 сум тирәсе акча җыелган. Калганына хөкүмәт ярдәм итә. Бер баланы бер көн ашату 122 сумга чыга икән. Әллә ни зур сумма түгел дә үзе, тик саный башлагач җыела шул.

Без сөйләшеп торган арада, лагерьга йөрүче балалар үзләре дә участоктан кереп җиттеләр. Аларга мәктәп яны участогында эшләү өчен дә вакыт билгеләнгән. Суган чүбе утыйлар икән. Лагерьда рәхәтме соң, дип сораштырам. - Бик рәхәтләнеп йөрибез , - диләр кызлар. Аеруча кул эшләре түгәрәгендә шөгыльләнергә яраталар икән. Җепләрдән төрле әйберләр - чәчәкләр, аккошлар бәйлибез, -диләр.

Әлеге түгәрәктә укучылар белән Рузалия Заһидуллина шөгыльләнә икән. Шахмат түгәрәген Дамир Галиәхмәтов, информатика түгәрәген Илнур Хисматуллин алып бара. Моннан тыш математика түгәрәгендә дә бик яратып шөгыльләнәләр , -ди өлкән вожатый Венера Шакирова.

Лагерьның эш планы да бик кызыклы итеп төзелгән. Анда ГТО нормативларын тапшыру да, табигатькә чыгып дару үләннәре җыю да, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинны искә алу көне дә , кино елына багышланган чаралар да бар. Россия конституциясе көне уңаеннан асфальтка нәсел гербы рәсемен ясау бәйгесе оештырырга уйлыйлар. Шунда ук " Россия - минем Ватаным" исеме астында презентация карап узачаклар. Кече Сабантуй да узар дип көтелә , бирнәне нәкъ авыл сабантуена җыйган кебек бер көн алдан җыячаклар. Анда авылның бар бала- чагасы катнашыр дип көтелә. Экскурсияләр дә булачак - Биектау районының Иске Казан тыюлыгын карап кайтырга да, татар шагыйре Габдулла Тукай эзләре буенча Кушлавыч - Кырлай буйлап сәяхәт кылырга да исәпләре бар. 22 июнь - Хәтер көне дә онытылмаган, ул көнне традиция буенча авылның исән калган бердәнбер сугыш ветераны Наҗия апаның өенә барып, очрашып, сөйләшеп кайтачаклар. Ә инде туган яклары буйлап җәяүле походка чыгу мәктәп яны лагере эшенең иң гүзәл мизгеле булып укучылар хәтерендә озак сакланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев