Язның бер көне ел туйдырырмы?
Татарстан яңа чәчү сезонына әзерме? Авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде. - Илдус Харисович, ниһаять, шәһәр халкы өчен мәңге үтмәс төсле тоелган озын кышны да чыгып барабыз. Әмма язын авыл хезмәтчәннәренең көнне-төнгә ялгый торган чоры башлана. Татарстанның быелгы язгы чәчүгә әзерлеге ни...
- Илдус Харисович, ниһаять, шәһәр халкы өчен мәңге үтмәс төсле тоелган озын кышны да чыгып барабыз. Әмма язын авыл хезмәтчәннәренең көнне-төнгә ялгый торган чоры башлана. Татарстанның быелгы язгы чәчүгә әзерлеге ни дәрәҗәдә?
- Быел язгы чәчүгә әзерлек эшләре мораль яктан катлаулырак. Чөнки узган ел уңыш мул булды - 5 млн тоннадан артык икмәк, 3 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алдык. Кайдадыр - ел ярым, кайдадыр ике елга җитәрлек азык күләме бар. Шул ук вакытта хуҗалыкларның финанс хәлләре дә мактанырлык түгел. Бу ашлыкның сатып алу бәясе белән беррәттән, терлекчелек продукциясенең хакы төшүгә дә бәйле.
Кышын, кайбер хуҗалыклардан: "Без чәчмибез, мәйданнарны киметәбез" дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Шул ук вакытта бер чиктән икенче чиккә сикерергә ярамый. Тарихны алып карасак, соңгы дистә ел эчендә, бер елны уңыш күп булып һәм аның дәрәҗәсе төшеп, икенче елны хакы бик күпкә арткан очраклар да булды. 2018 елның ничек киләсен фаразлавы авыррак. Нинди генә ел килсә дә, хуҗалыклар язгы чәчү кампаниясенә тулы әзерлек белән кереп, сыйфатлы чәчү һәм басу эшләре башкара икән, анда уңыш та, экономика да һәрвакыт яхшырак.
- Язгы чәчү-2018 планында үзгәрешләр бармы? Мәйданнар артачакмы? Нинди культураларга өстенлек биреләчәк?
- Быел язгы чәчү кампаниясенә, узган еллардагы чәчү мәйданнарын тоту белән бергә, берникадәр структур үзгәрешләр дә керәчәк. Бу - министрлыкның тәкъдиме. Күп кенә хуҗалыкларда ел ярым, ике елга җитәрлек азык запасы бар. Шунлыктан быел безгә күбрәк керем кертә торган культураларга басым ясарга кирәк. Терлекчелек республикасы буларак, кузаклы культураларга игътибар артырга тиеш. Республикада аксым, аксымлы азыклар проблемасы кискен тора. Әгәр без югары продукция җитештерүгә омтылабыз икән, сатып алынган катнашмалар белән генә, терлекчелек өлкәсен алга җибәреп булмый.
Майлы культураларның мәйданын арттырырга туры киләчәк. Әйтик, быел республика буенча 60 мең гектарга рапс чәчәргә уйлыйбыз. Без аны бер игәбез, бер ташлыйбыз. Әмма тырышып эшләгән җирдә ул һәрвакыт уңыш бирә. Ел нинди генә килсә дә, аннан керем алып була. Кайбер җитәкче-белгечләр бу культураны өнәп бетерми. Ник дигәндә, ул үзенә аерым игътибар сорый. Тик бу культураларны игүнең отышлы ягы - аны республика эчендә тиз арада урнаштырып булуда. Рапсны да, көнбагышны да көнендә-сәгатендә сатып алырга мөмкин структура бар - Казан май сыгу комбинаты. Чималны сатып алучы оешма хуҗалыкларга исәп-хисапны вакытында ясый. Август аенда бер генә культурадан да акча алып булмый. Ашлыкның ул вакытта дәрәҗәсе дә, сатып алучысы да юк. Ә рапсны суктырып алу белән үк акчага әйләндерергә мөмкин...
Чулпан Шакирова
тулысынча уку өчен:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев