Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Юмарт сишәмбе” – яхшылык өләшә

Әлеге исем астында халыкара хәйрия хәрәкәте быел икенче тапкыр үткәрелде. Аның төп максаты - хәйриячелек үсешенә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне яхшылык эшләүгә тарту. Былтыр ул беренче тапкыр үткәрелде һәм шул уңайдан илебезнең 124 торак пунктында 900ләп партнер катнашында 1500 хәйрия чарасы узды. Кагыйдә буларак, бу көнне...

Әлеге исем астында халыкара хәйрия хәрәкәте быел икенче тапкыр үткәрелде.
Аның төп максаты - хәйриячелек үсешенә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне яхшылык эшләүгә тарту. Былтыр ул беренче тапкыр үткәрелде һәм шул уңайдан илебезнең 124 торак пунктында 900ләп партнер катнашында 1500 хәйрия чарасы узды. Кагыйдә буларак, бу көнне барлык катнашучылар төрле яхшы эшләр кыла - хәйрия оешмалары фондына акча җыя, волонтерлар катнашында интернет- акцияләр, флешмоблар үткәрә.
"Юмарт сишәмбе" акциясенә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы да бик теләп кушылды. Шушы уңайдан театрның директоры Ленур Зәйнуллин мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга театрның алда булачак спектакльләренә ике урынлы билетлар тапшырды. Өлкәннәр әле күптән түгел генә премьерасы булып узган Сәет Шәкуровның "Туган туфрак" спектаклен карый алу мөмкинлегенә ия булса, театрның кечкенә дусларын Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә "Кәҗә белән сарык" әкияте буенча эшләнгән театраль тамашага көтеп калалар. Билетларны "Изгелек" социаль үзәге хезмәткәрләре таратачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев