Коррупция төзелеш өлкәсендә дә куркыныч тудыра
Буген Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков белән әңгәмә уткәрдек.
Әтнә муниципаль районы территориясендә бугенгесе көндә түбәндәге торак программалары эшли:
- социаль ипотека;
- яшь гаиләләрне торак урыны белән тәэмин итү;
- авыл территорияләрен комплекслы үстерү;
- инвалидларның аерым категорияләренә торак урыны сатып алуга торак субсидиясе (бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү) бирү.
Алда санап үтелгән барлык программалар да төзелеш өлкәсендә коррупция куркынычына дучар булырга мөмкин.
Коррупция куркынычы торак урыны алу өчен документлар бирү стадиясеннән башлап, югарыда күрсәтелгән программалар буенча торак урынга теркәү документларын алу стадиясенә кадәр барлыкка килергә мөмкин.
Мондый хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге, Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе белән берлектә югарыда күрсәтелгән программалар буенча гражданнарның торак урыннары алу буенча исәпкә куюны даими контрольдә тота.
Әлеге эшне тәэмин итү өчен түбәндәгеләр кулланыла:
- электрон ведомствоара хезмәттәшлек аша запрослар җибәрү;
- электрон ведомствоара багланышлар аша кергән мәгълүматларны тикшерү;
-югарыда күрсәтелгән программалар буенча гражданнарның торак урыннары бирү өчен документларның тулы пакетын туплау, анализлау.
Әтнә районының торак мәсьәләләре буенча иҗтимагый комиссиясендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую турында күрсәтмә чыгарып материалларны теркәү, яки учетка куюдан баш тарту турында Карар кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев