Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Уңышлы нәтиҗәләр

Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары чираттагы җиңүгә иреште.

Ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге иҗади эшләр буенча “Бел һәм юл куйма!” исемле республикакүләм иҗади эшләр конкурсы нәтиҗәләре куанычлы. Бу хакта мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллинадан сораштык. Мактанырлыклары да, горурланырлыклары да бар. Афәрин, укучылар! Афәрин, укытучылар!

Азат Гәрәев, IV “Б” сыйныфы укучысы.

Шул темага багышлап рәсем ясауның “Плакат” номинациясендә мәктәп укучысы Азат Гәрәев Гранпри иясе булып таныла. IV “Б” сыйныфында укучы егетнең иҗатын бик ошатканнар. Җитәкчесе Алия Сабирҗанова белән икесенең уртак тырышлыгы бу.

Дәниф Сәитханов, VII “Б” сыйныфы укучысы.

Ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге видеоролик белән Дәниф Сәитханов I дәрәҗә диплом иясе була. Шунысы кызык, аңа видео төшерү идеясен сыйныф җитәкчесе Резеда Бәширова бирә, ә җитәкчесе – мәктәпнең ОБЖ һәм физкультура укытучысы Руслан Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев