Арчада ир-ат батып үлгән
Арча районындагы буага су коенырга киткән 49 яшьлек ир-ат батып үлгән.
Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.
Суда баткан ир-атны шаһитлар күреп алган. Алар мәетне судан чыгарган.
Ир-ат су коену өчен җиһазланмаган урында булган. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев