Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Арчада исерек ир арендага алган фатирында янгын чыгарган - видео

Банк урамындагы йорттагы фатирда ялгыз ир эчү белән мавыккан.Арчаның Банк урамындагы күп фатирлы йортта янгын чыккан.

Арчаның Банк урамындагы күп фатирлы йортта янгын чыккан.

Шаһитлар әйтүенчә, хатыныннан аерылган бер ир бу фатирны арендага алып торган.


«Анда „белочка“ башланган. Фатир уртасында учак ягып җибәргән. Фатир эчендә берни дә диярлек булмаган, шуңа күрә бернәрсә дә янмаган да. Кухнясы белән балконы гына янган. Балконда торган тәгәрмәчләргә ут капкан, төтен шулардан чыккан», — дип сөйли вакыйганың шаһитлары.

Башка мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке төпчегеннән чыккан - ир исерек килеш йоклап киткән булган.

Янгынны сүндергәннәр, тикшерү эшләре бара.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/02-07-2021/archada-iserek-ir-arendaga-algan-fatirynda-yangyn-chygargan-video-5828957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/AFRngHnK9x8