Хуҗасыз этләрне аулау эше тендер белән бәйле
Сез дә белеп торыгыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Арча районының дәүләт ветеринария берләшмәсендә халыкны кабул итте. Мондый дәрәҗәдәге очрашу булганы юк иде әле. Без дә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән очрашуга бардык.
Исрафил Насыйбуллин: – Моннан берничә ел элек безне, мин үзем Наласа авылында яшим, авыл халкын котырган төлкеләр проблемасы борчыды. Алар хәтта авыл эчендә күзгә күренеп йөри башлады. Район ветеринарлары котыру чиренә каршы вакциналы брикетлар кайтардылар. Менә 2–3 ел инде без бу бәладән котылдык. Брикетлар кайтаруны туктата күрмәгез.
Баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов:
– Республикада котыру чире 10 тапкырга кимеде. Котыру авыруы буенча без хәтта Россиядә 1нче урынга мендек. 375 очрак теркәлгән еллар булды. Хәзер вакциналы брикеттан өзелмибез. Соңгы вакытта котыру чиренең 20 очрагы гына теркәлде.
Исрафил Насыйбуллин:
– Төлкеләр күп. Аучылар да төлке санын киметү өстендә эшлиләр. Аучы бер төлкене ата икән, аңа 300 сум акча бирелә. Әмма ул бу акчаны төрле каршылыклар аша эзләп алырга мәҗбүр була. Ераграк авылдан килсә, ул акча аның юлына китеп бетә. Бирелә торган акчаны алуны җиңеләйтергә кирәк. Бәлки ул акчаны (күләмен дә күбәйтергә кирәк) бернинди тоткарлыксыз район ветеринария берләшмәсе бирә торган итәргәдер?
Бу мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзләргә вәгъдә итте баш ветеринар.
Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин:
– Терлеге булган кеше ветеринария хезмәте өчен түләгән акчасына субсидия алу өчен 8 төрле документ җыярга мәҗбүр. Субсидияне алу юлларын җиңеләйтергә кирәк. Бәлки ветеринария хезмәте өчен халыктан җыела торган акчаны киметеп, субсидия алмый торган итәргәдер, бәлки документын 1не генә калдырыргадыр? Аннан икенче мәсьәлә. Безнең җирлектә 31 лейкозлы сыер бар. Әмма халыкның, чирдән котылам дип, сыерсыз каласы килми. Менә, мәсәлән, бездә бер гаилә кечкенә ферма төзү өчен дәүләттән 200 мең сум акча алды. Аның бүген 8 сыерының 7сендә лейкоз чире ачыкланды. Аңа нишләргә?
Алмаз Хисаметдинов:
– Субсидия турында уйларбыз. Ә менә лейкоз чире бик җитди мәсьәлә. Ул бик тиз күчә торган вируслы чир. Берничә терлек булганда сәламәтен аерым тотарга кирәк. Лейкозлы терлекне асрарга ярамый. Әмма халыкка зыян да китерәсе килми. Мамадышта бер эшмәкәр халыктан авыру терлекне алып, алмашка сәламәт таналар бирде. Бу тәҗрибәне өйрәнеп, бәлки аны сездә дә кулланып булыр. Терлектәге лейкоз вирусының кешегә зыяны бармы-юкмы – бу турыда әле һаман да сөйләшүләр бара. Терлектәге һәм кешедәге лейкоз вируслары – алар төрле.
Кош-корт белән сәүдә итүче эшмәкәр:
– Удмуртиядән тавык ташыйбыз. Бервакыт кайтканда туктаттылар. Штраф салабыз, тавыкларыңны кире илт, дип бәйләнделәр. Ә бит тавык алган фабрикада кош гриппы юк, документлары тәртиптә иде. Бу очракта нишләргә?
Алмаз Хисаметдинов: – Кош сатучыларны нык контрольгә алачакбыз. Тирә-як республикаларда кош гриппы бар. Сак булырга кирәк. Юлда кош гриппы булган шәһәрләрне, районнарны әйләнеп узарга. Кошны үзебезнең фабрикалардан алырга кирәк.
Эшмәкәр: – Безнең республика фабрикаларыннан кош-кортны чит регионнар алып бетерә. Безгә калмый да. Без читтән ташыйбыз.
Алмаз Хисаметдинов: – Кош хәрәкәте зур. Республика фабрикаларына кошны башта үзебезнекеләргә сатасыз, аннан читләргә, дигән килешүгә килергә кирәк. Чит республикаларда кош гриппы булмаса, чиста икән – кош-кортны алып кайтырга рөхсәт.
Безнең хәбәрче: – Кош гриппы бармы соң ул? Әллә көндәшләрне юк итү өчен уйлап чыгарылган коткымы?
Алмаз Хисаметдинов: – Лабораторияләрдә исбатланган вируслы чир ул. Лаеш фабрикасында кош гриппыннан тәүлеккә 100 мең кош үлде.
Арчаның “Шәрык” территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин:
– Урамнарда хуҗасыз этләр йөри, төлкеләр күренә. Мөмкин булса, үзебезнең районда аларның язмышын хәл итүне оештырып булмасмы икән? Казан оешмасы егетләре иртәнге сәгать 6ларда кайталар, 9да китеп баралар. 9да этләр чыга.
Алмаз Хисаметдинов: – Хуҗасыз этләрне аулау эше тендер белән бәйле. Анда теләсә кем керә алмый. Тендерга керер өчен лицензияң булырга тиеш. Бу эшне районда оештыру мәсьәләсен уйларбыз. Ә Казандагы этләрне аулау оешмасы хезмәткәрләренә сезгә уңай вакытта кайтуны оештырып була. (Баш ветеринар шул ук вакытта җитәкчеләренә шалтыратып бу мәсьәләне уңай хәл итте). Республикада төлке бик күп. 1 елга 5–6 меңгә кадәр төлке атыла. Аучылар республкада 12–13 мең төлке бар, диләр. Бу хәл итмәслек проблема түгел.
Безнең хәбәрче:
– Без сезгә халыкны кызыксындырган сорауларны житкерәбез. Безнең халык терлек аякларыннан дерелдәвек пешерергә ярата. Мөгезле эре терлекләрдәге тояк чиренең ризык аша кешегә зыяны тимиме?
Алмаз Хисаметдинов: – 5 сәгать кайнаган дерелдәвектә бернинди дә зыянлы микроорганизм кала алмый. Аларның инде күбесе судагы температура 60-70 градуска җиткәндә үлеп бетә.
“Арча инкубаторы” ширкәтеннән кош гриппы белән бәйле сораулар, терлек сую пунктын оештыручы эшмәкәр калдыклар җыючы контейнер мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Баш ветеринар һәркемне игътибар белән тыңлап, сорауларга җавап бирде.
Румия Надршина
Чыганак: http://arskmedia.ru/2018/11/30/hu-asyiz-etlarne-aulau-eshe-tender-belan-bayle/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев