Интернет кибеткә телефон кайтару мөмкинме?
Кулланучыга киңәш

Интернет кибеткә телефон кайтару мөмкинме?

Кулланучыга тиешле сыйфатлы телефонны интернет-кибеткә кайтару мөмкинлеген аңлаттылар

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инс­пек­ция­сенең Арча территориаль органыннан сораштык. 
Редакциягә яшь кеше интернет-кибеттән алынган тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә Кулланучылар хокук­ларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте. 
Ир-ат маркет-плейста смартфон сатып алган. Икенче көнне үк аңа күбрәк функциональ телефон бүләк итәләр. Әлбәттә, аңарда «сатып алынган телефонны сатучыга кайтарып буламы?» дигән сорау туа.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»  РФ Законының 26.1 маддәсе нигезендә аңлатма бирелде. Аның нигезендә сатып алучы товарны тапшырганчы теләсә- кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң 7 көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, сатып алучы товарны тапшыру вакытыннан алып өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату ка­гый­дәләренең 41 пункты нигезендә, техник яктан катлаулы көн­күреш товарын дистанцион ысул белән сату аның куллану үзлекләре һәм товар күренеше, күрсәтелгән товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ сакланып калган очракта кире кайтару мөмкин.
Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы аңа кулланучы тарафыннан шартнамә буенча түләнгән акчалата сумманы, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерү чыгымнарыннан тыш, кулланучы тиешле таләп куйган көннән алып ун көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.
 


Нет комментариев