Онлайн-курс өчен акчаны кире кайтару: шартлар үзгәргән очракта нишләргә?
Кулланучы курс өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга мөмкинме дип кызыксына.
«Кулланучыга искәрмә» рубрикасына онлайн-курс алган, әмма килеп туган хәлләр нәтиҗәсендә дәресләрдә катнаша алмаган укучы мөрәҗәгать итте. Кулланучы курс өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга мөмкинме дип кызыксына.
Бу сорауга Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина җавап бирә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 32 маддәсе нигезендә, кулланучы эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) турындагы килешүне теләсә кайсы вакытта үтәүдән баш тартырга хокуклы. Шул ук вакытта ул башкаручыга килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны түләргә тиеш.
Закон буенча кулланучы онлайн-мәктәптән укуның тулы бәясен яки аның бер өлешен кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Хәтта шартнамәдә кире кайтару мөмкин түгел дип күрсәтелсә дә, бу законлы түгел. Акчаларны кире кайтару өчен сатучыга (администраторга, модераторга яки онлайн-мәктәп кураторына) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уку өчен акчаны түләү ысулына бәйсез рәвештә: «тере» акчаңнанмы, кредитка яки бүлеп түләгәннәнме, кире кайтарырга мөмкин.
Әмма сатучы асылда үзенә тотылган чыгымнар суммасын тотып калырга хокуклы, мәсәлән, исемле сертификат әзерләүгә. Чыгымнарның факттагы суммасы документлар белән расланырга тиеш.
Әгәр сатучы акчаларны кире кайтару турындагы таләпне үтәүдән баш тартса, кулланучы бозылган хокукларны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев