Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кулланучыга киңәш

Сезонлы товарларны беләсезме?

«Кулланучылар хокукларын яклау» законында товарның сезонлылыгы дигән төшенчә бар. Сезонлы товарларга аяк киеме, өс киеме һәм башка товарлар, ягъни сезонлы юнәлешле товарлар керә.

 Еш кына мондый товарларга билгеле климат шартлары өчен җитештерелгән кием яки аяк киеме (мәсәлән, кышкы итекләр, кышкы пальто, кышкы һәм җәйге кулланылыштагы автомобиль шиналары) керә. Сезонлы товарларга кондиционерлар, җылыту системалары һәм башкаларны да кертергә мөмкин.
Һәм күпләрне шундый сорау борчый: бу товарларның гарантия срогы кайчан башлана, товарда җитешсезлек ачыкланганда таләпләр кую срогы нинди?
Әңгәмәдәшебез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллина.
– Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 19 маддәсе нигезендә әлеге таләпләр билге­ләнгән гарантия срогы кысаларында куела һәм Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан климат шартларыннан чыгып билгеләнгән тиешле сезон башланганнан алып исәпләнә.
Татарстан Республикасы Ми­нистрлар Кабинетының «Та­тарстан Республикасы терри­­ториясендә сезонлы билге­ләнештәге товарларның гарантияле срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен сезонлылык сроклары турында» 1998 елның 5 сентябрендәге 611-р номерлы боерыгы нигезендә түбәндәге вакытлар билгеләнде:
– кышкы сезон 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
– язгы сезон 16 марттан 15 майга кадәр;
– җәйге сезон 16 майдан 31 августка кадәр;
– көзге сезон 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.
Калган очракларда сезонлы товарларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарның гомуми нигезләмәләре кагыла.
Әгәр товарда кимчелекләр табылса, алар сатучы тарафыннан РФ Законының 18 маддәсе нигезендә билгеләнмәгән булса, кулланучы үз сайлавы буенча түбән­дәгеләргә хокуклы:
– шул ук маркалы товарга (шушы ук модель һәм (яки) артикулга) алыштыруны таләп итәргә;
– сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркалы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
– сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне таләп итәргә;
– товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерүне яки кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләүне таләп итәргә;
– сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.
– Әгәр дә сезонлы товар формасы, төсе, күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәсә? Бу очракта нәрсә эшләргә, сезон килүен көтәргә кирәкме?
– Бу хәл РФ Законының 25 мад­дәсе белән регламентлана, әгәр әйбер (кием, тире әйберләре, аяк киеме һәм башкалар) кулланылмаган булса,  товар күренеше, куллану үзлекләре, ярлыклары һәм башкалар сакланып калган булса, аны 14 көн дәвамында башкасына, әмма тиешле сезон башланганнан соң түгел, ә сатып алынган көннән алып алыштырырга мөмкин.
Әгәр дә сез мөрәҗәгать иткән көнне әйберне алыштырырга мөмкин түгел икән, сатучы өч көн эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу очракта РФ Хөкүмәте тарафыннан югарыда күрсәтелгән шартлар буенча алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш булмаган товарлар исемлеге расланганлыгын исәпкә алырга кирәк.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Кулланучылар өчен файдалы булгандыр дип ышанасы килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев