Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кулланучыга киңәш

Техниканы гарантияле ремонт вакытында зарарласалар нишләргә?

Истә тотыгыз!

Көн дәвамында адәм баласы һичьюгы бер генә тапкыр булса да, кибеткә кермичә калмый. Көнкүреш өчен кирәкле товарлар алмаса да, ашау-эчүдән башка булмый. 
Әлбәттә, товар яки продукция сатып алганда, төрле аңлашылмаучылыклар да килеп чыккалый. Шул уңайдан, быелгы елда да газетабызда “Кулланучы почмагы” сәхифәсен дәвам итәргә булдык. Әлеге сәхифәне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина белән берлектә  әзерлибез. Бу юлы гарантиядәге техникага кагылышлы сорауларыгызга җаваплар табарсыз, дип уйлыйбыз. 
Техниканы гарантияле ремонтка тапшырганда кулланучыга эшләргә кирәк булган беренче һәм иң гади эшләрнең берничәсе ул – кабул итү актында, квитанциядә, йә җитешсезлекләрне түләүсез бетерү өчен товарны тапшыру фактын раслый торган башка документта күрсәтелгән товар тасвирламасын тикшерү.
Әгәр кулланучы әлеге документтагы товарның тасвирламасы белән килешмәсә, бланк­та тиешле тамга ясарга кирәк, югыйсә ниндидер кимчелекләр булганны исбатлау бик кыен булачак. Әгәр товарда тишекләр яки тырналган урыннар булса, товарны ремонтка биргәндә аларны тасвирлау зарур. 
Товарны гарантияле ремонттан алганда, кулланучыга аның эшчәнлеген тикшерү генә түгел, ә тырналу, тишелү, ярыклар булмавы һәм башка төрле зыян юклыгын раслау өчен товарның тышкы кыяфәтен игътибар белән карарга да кирәк. Товарда зыян күргән урыннар булган очракта, аларны гарантияле ремонттан кире кайтарыла торган актта теркәп куярга кирәк.
РФ ГК 900 маддәсенең 2 пунк­ты нигезендә товар саклауга нинди хәлдә алынган булса, барлык кимчелекләрен исәпкә алып кайтарылырга тиеш.
РФ ГК 901 маддәсе нигезендә саклаучы саклауга алынган әйберләрнең югалуы, җи­тешмәве яки зарарлануы өчен РФ ГК 401 маддәсендә каралган нигезләр буенча җавап бирә. 
РФ ГК 902 маддәсе буенча, түләүсез саклаганда әйберләрне югалту, җитешмәү яки зарарлау нәтиҗәсендә йөкләүчегә китерелгән зыян: әйберләрне югалту һәм җитешмәү –  югалган яки җитешмәгән әйберләрнең бәясе күләмендә; әйберне зарарлау –  аларның бәясе төшкән сумма күләмендә кайтарыла.
Саклаучы җавап бирә торган зарарлану нәтиҗәсендә әйбер­нең сыйфаты нык үзгәрсә, башлангыч билгеләре буенча файдаланыла алмый икән, йөкләүче аннан баш тартырга һәм саклаучыдан, әгәр законда яки саклау шартнамәсендә башкасы каралмаган булса, әйбернең бәясен, шулай ук башка зыянны каплау­ны таләп итәргә хокуклы.
Тасвирланган хәлдә кулланучыга үз зыянының күләмен исбатлау бурычы йөкләнә. Әмма гарантияле ремонтка тапшырылган товарның шактый зыян күргән очракта да кулланучыга чек нигезендә аның тулы бәясе кире кайтарылмаячагын исәпкә алырга кирәк.
Бу әйберне эксплуатацияләү барышында ул гадәттәгечә тузган һәм шуңа күрә югалган әйбернең бәясе күләмен яки әйбернең бәясе кимегән сумманың күләмен билгеләү өчен кулланучыга бәяләүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Бәяләү экспертизасы уздырганнан соң, кулланучыга язма дәгъва белән саклаучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда әйбер бәясе төшкән сумманы яки тулысынча югалган очракта аның бәясен түләтү турында таләп күрсәтеләчәк. Саклаучы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев