Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кулланучыга киңәш

Алыргамы, алмаскамы... ошамаса нишләргә?

Бары тик үзеңнең хокукларыңны белергә генә кирәк.

Шундый заманда яшибез, кибет саен кереп, чыгып товар эзләп азапланмыйбыз. Интернет аша гына заказ бирәбез. Уңайлы, әлбәттә. Әмма син алган товар сиңа ошамаса, бигрәк тә сатып алган техникаң күңелеңә хуш килмәсә, нишләргә? 

– Интернет аша сатып алынган техник яктан катлаулы, сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкинме? Робот-пылесос сатып алган идем. Өйдә аның документлары һәм дә эш алымы белән танышкач, товарның техник характеристикасы мине канәгатьләндермәде, – дип мөрәҗәгать итте Әтнә районында яшәүче ханым.

Әлеге сорауга ачыклык кертү һәм дә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек. Һәм ул түбәндәге аңлатманы бирде.
– Бу очракта товарны интернет аша сатып алган кулланучы, офлайн барып алудан аермалы буларак, өстенлекләргә ия. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә, сатып алучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң 7 көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат, товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, сатып алучы товарны тапшыру вакытыннан алып өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Әгәр товарның төре, куллану үзенчәлекләре, шулай ук сатып алу факты һәм шартларын раслый торган документ сакланса, сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин. Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы аңа кулланучы тарафыннан шартнамә буенча түләнгән акчалата сумманы, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерү чыгымнарыннан тыш, кулланучы куелган таләпләрне искә алып ун көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.
Исегездә тотыгыз, һәр очрак уникаль, шуңа күрә һәрвакыт профессиональ консультация алырга киңәш ителә. Үз хокукларыгызны белү һәм аларны яклау мөмкинлеге күңелсез хәлләрдән саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев