“Авылда калмыйм дип, шәһәргә киткән кеше мин”
Сәхнә. Алып баручының ягымлы, күңел түренә үтеп керерлек тавышы яңгырый. Тамашачы тын калып, аның һәр сүзен йөрәге аша үткәреп тыңлый.
Бүгенге әңгәмәдәшем, район халкына яхшы таныш шәхес, озак еллардан бирле мәдәният өлкәсендә эшли, төрле чараларны алып баручы – Әлфинә Мөхәмәтҗанова.
Әлфинә белән хезмәте, тормышы турында сөйләшә башлаганчы, аның турында кыскача мәгълүмат биреп узасым килә. Бүгенге көндә “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе ул. Аңа кадәр дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, төрле бәйгеләр җиңүчесе һәм Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер таланты бар – нәфис сүз остасы, алыштыргысыз алып баручы. Сөйләшүебез дә хезмәте турында.
– Әлфинә, иң элек газета укучыларны синең белән таныштырып китик әле. Кыскача гына үзең турында әйтеп узчы? Кайсы авылдан, белемең буенча кем?
– Мин – Күәм кызы. Күәм урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлагач, Казан педагогия көллиятенә укырга кердем. Соңрак мәдәният өлкәсе һәм дә психология юнәлеше буенча югары белем алдым. Казан педагогия көллиятен тәмамалагач, Бәрәзә мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттым. Шәһәр кызы булу уе белән Казанга китеп, анда балалар бакчасында эшләдем, татар-төрек лицеенда татар теле һәм әдәбияты укыттым. Һәм 2003 елда кияүгә чыкканнан соң, Әтнәгә кайттым. Биредә мәдәният өлкәсендә эшли башладым.
– Ни өчен мәдәният өлкәсе?
– Мин шәһәргә авылга кайтмыйм, дип киткән кеше. Тормышка чыккан вакытта, мине лицейдан туйга болай гына җибәрмәделәр. Бөтенләй китәргә яки эшләргә кирәк иде. Иптәшем, «Әйдә, башка эш табылыр», дигәч ризалаштым. Кияүгә чыккач, шәһәргә дә кителмәде. Эшкә урнашу турында сүз чыккач, Илдус абый Мәхмүтов кызыксындырып мәдәният өлкәсенә чакырды. Мәктәптә укыган вакытта мин шәфкать туташы булырга хыялланып, химия һәм биология фәннәренә нык игътибар бирдем. Әмма сыйныф җитәкчебез Нурания апай, «Сүзгә оста ул, аңа татар теле кирәк», дип, әнине юмалый. Һәм мин дә әни фикере белән килешеп, Казан педагогия көллиятенә укырга кердем.
– Үкенеч калдымы инде?
– Әйе, күңелдә балачак хыялы тормышка ашмый калганга ниндидер үкенү бар кебек. Бүгенге көндә фикерли, анализлый торгач, бәлки мин ул эштән киткән дә булыр идем дип уйлап куям. Ә мәдәният юлын сайлаганга бер дә үкенмим.
– Әмма оста алып баручы булу өчен кулда булган текстны укып чыгып кына булмый бит...
– Әйе, шулай. Аллаһка шөкер, миңа районыбызның данлыклы, тынгысыз, үз эшләренең чын осталары булган Җәүһәрия апай белән Гомәр абый Мәрдәновлар, Гөлнур апа Хәкимова белән эшләү бәхете елмайды. Менә хәзер нинди бәйге икәнен хәтерләмим, без Җәүһәрия апай белән бер бәйгедә катнаштык. Ул минем әни, ә мин аның наркоман кызы ролен уйныйм. Ул вакытта беренче балага йөкле. Гомәр абый миңа урындыктан идәнгә егылып төшәргә куша, наркоман егыла ул, ди. Орыша инде. Мин елыйм, Җәүһәрия апа мине яклый, саклый. Менә шул вакытта эштән китәсем килде. Соңыннан Җәүһәрия апа: «Сеңлем, Гомәр абыең шундый инде ул. Син аңа үпкәләмә. Менә бәйгегә барып кайткач, үзең дә очынып китәсең әле», – диде. Дөрестән дә, без ул бәйгедә җиңеп кайттык. Жюри тарафыннан да безгә аерым комментарийлар әйттеләр. Сез әни белән кызмы, дип сораучылар да булды. Менә шуннан соң, сәхнәгә бер этәргеч калды. Мәдәният өлкәсе минеке икән дигән уйга килдем. Акрынлап төрле чаралар да алып бара башладым. Ә менә бүгенге көндәге сөйләм теле осталыгы 20 елдан артык булган хезмәтем тәҗрибәсе, уңышы, диясем килә. Әлеге шәхесләр белән эшләвемә бик горурланам. Гомәр абыйның кырыслыгы, таләпчәнлеге бик зур этәргеч булды.
– Әлфинә, син бит әле театр артисты да булып эшләп алдың?
– Театр тормышы үзе бер күңелле чор иде ул. Спектакльләр белән озакка гастрольләргә чыгып китә идек. “Кияүләр” спектакле белән Себергә кадәр барып җиттек. Хәзер бит самолетларда гына очалар. Ул вакытта без автобус белән озак сәфәргә чыгып китә идек. Ләкин тормыш бара, балалар үсә. Гаилә бар икәнен дә онытырга ярамый. Иртә таңнан чыгып китәсең, кичке якта гына өйгә кайтып керәсең. Ә балаларга әни кирәк. Һәм мин үземне гаиләгә дә багышларга кирәк, дигән фикергә килеп, мәдәният өлкәсенә эшкә килдем.
– Мәдәният өлкәсе дә тыныч эш түгел инде?
– Сүз дә юк. Әмма театрда без 20 көнгә якын гастрольгә чыгып китә идек. Ә биредә син барыбер дә үз районыңда.
– Әлфинә, алып баручы булуга ничек кереп киттең?
– Анысы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләттер инде. Элегрәк сәхнә яшьләрне ярата, дип сәхнәгә алып баручы буларак чыгаралар иде. Шулай акрынлап тәҗрибә тупланды.
– Элегрәк каушаган булсаң, хәзер андый әйберләр юктыр инде әйеме?
– Әйе, элек сценарийны язып,
шуны укый идек. Гомәр абый гомумән биттән укыганны яратмады. Онытсаң, үз сүзең белән булса да, әйт ди торган иде. Аллаһка шөкер, хәзер сүз байлыгы да җитәрлек, аптырап, каушап калган юк.
– Алып баручы иҗади кеше бит инде ул. Шигырь генә сөйләсәң дә, аны кеше күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләргә кирәк.
– Бүгенге көндә сөйли белмәгән яшьләрне күреп йөрәк авырта. Күңел белән аларны төзәтеп җибәрәсе килә. Безнең музей тарафыннан Сибгат Хәким иҗатына багышлап үткәрелгән «Сибгат чишмәсе» бәйгесе – балалар тел осталыгына өйрәнсеннәр, берсен-берсе ишетсеннәр, бәлки алмаш үсәр дигән максатны да күз уңында тота. Кызганыч, алып баручы егет-кызларны бүгенге көндә табуы бик кыен.
– Сөйләм өчен китап укырга кирәк, дигән фикер белән килешәсеңме?
– Әлбәттә, Мин аны үземнең кызларыма да әйтәм. Кеше белән матур итеп сөйләшү өчен дә китап укыгыз, димен. Китап яңа сүзләр өйрәнергә дә, фикерләргә дә, дөрес итеп җөмлә төзергә дә булыша.
– Хәзер дә китап укыйсыңмы?
– Кызганыч, вакыт аз кала. Менә бу телефон дигән афәт бик комачаулый. Әмма мин шигырьләр укыйм. Аларны интернеттан да эзләп табам. Мин хыялый кеше. Гел ниндидер яңалык уйлап табарга тырышам.
– Әлфинә, әңгәмә өчен рәхмәт. Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм үзеңне. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев