Бердәмлек белән көчле илебез
Мәдәният хезмәткәрләре 2025 ел Ватанны саклаучылар елын һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгына тантаналы ачуны бәйрәм концерты белән башлап җибәрделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре 2025 ел Ватанны саклаучылар елын һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгына тантаналы ачуны бәйрәм концерты белән башлап җибәрделәр.
Әлеге чарадан фоторепортаж.
2025 - Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды.
Тантанага районыбызның кыю, бвтыр ир-егетләре - әфганчылар, Чечня сугышында булган һәм дә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз чакырылган иде. Залда өлкән, урта буын вәкилләре һәм дә яшь, үсеп килүче яшьләребез дә бар иде. Кичә уйландырды, күзләребезгә яшьләр китерде. Сәхнәдәге видеоэкранда Әфган һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләребезнең фотолары чыкканда, һәр тамашачының күзләре яшьләнде. Күңелләрдә әйтеп һәм аңлатып бетермәслек сагыш иде. Чараны алып барган Әлфинә Мөхәмәтҗанова үзенең һәр сүзе белән тамашачы күңеленә үтеп керде.
Җырчыларыбыз Илгиз Зәкиев, Зөлфәт Зиннуров, Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Бикчәнтәев, шулай ук үзебезнең җырчыларыбыз, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыга җылы, рәхәт кичә бүләк иттеләр. Афәрин! Әтнәдә Ватанны саклаучылар елына старт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев