Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
мәдәният

«Чулпан»да әкият дөньясы һәм файдалы сабаклар!

Әтнә район мәдәният йорты командасы «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагерында чын бәйрәм оештырды!

Балалар янына кунакка Шарль Перроның данлыклы «Кызыл калфак» әкияте каһарманнары килде. Тылсымлы курчак театры тамашасы гына түгел, ә чын уен-квест килеп чыкты! Каушап калмадылар безнең балалар! Әкият барышында сорауларга да җавап бирделәр, Кызыл калфакка дөрес киңәшләр дә бирделеләр.
Иң мөһиме — барыбыз бергә иң кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек:
❌ Чит-ят кешеләр белән сөйләшмәскә!
❌ Белмәгән кешегә ишек ачмаска!
Ә аннан соң иң кызыгы башланды! Фантазияләрен эшкә җигеп, балалар үзләре курчакларны кулга алды һәм үз тамашаларын күрсәттеләр! Күзләрендәге очкынны, куанычларын күрсәгез сез! Эчебез катып көлдек тә, сокландык та. Хуҗалар ролендә үзләрен сынап карау балаларга бик ошады.
Лагерь сменасы күңелле дә, файдалы да дәвам итә! Киләсе очрашуларга кадәр!- дип хәбәр итә Әтнә районы мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев