Әлеге викторина 8нче сентябрь «Россия Федерациясе халыклары телләре көне» уңаеннан үтте.
2025 елның 4 ноябрендә РФ Президенты 798 номерлы Указы белән гамәлгә ашырылган дәүләт бәйрәме. Быел ул беренче тапкыр бәйрәм ителә.
Әлеге датаның максаты — илдәге телләрнең күптөрлелеген саклап калу һәм аңа ярдәм итү, аның турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм милләтара бердәмлекне ныгыту.
Әлеге көнне билгеләп үтү нисбәтеннән Дусым авылы клубында "Язык - живая душа народа" ягъни "Телем - халкымның тере җаны" исеме астында викторина узды. Әлеге викторинада төрле телләр турында сораулар, кызыклы фактлар язылган иде. Балалар бик теләп сорауларга җавап эзләделәр.
Ахырдан һәрбер балага җиңүче дипломы тапшырылды.
Нет комментариев