Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Кимедә – очрашу, әле өлгерәсез

Бүген, 22 ноябрьдә, Күлле Киме мәдәният йортында Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан Тәэминә апа Биктимерова белән очрашу оештырыла.

     Тәэминә апаның кемлеген аңлатып торасы юк әтнәләргә. Очрашуга беренче генә кайтмый, сүз тәмен белеп сөйләве һәркемне сокландыра.

Йотлыгып тыңлыйсың. Тарих фәннәре кандидаты, галимәнең һәркайсыбызга әйтер сүзе бар. Һәм анда феноменаль хәтер, “Кечкенәдән шулай булды, бар нәрсәне яхшы хәтерлим, яхшы ягы да бар, оныта алмый гаҗиз булган вакытларым да күп...”, дигән иде Тәэминә апа бер сөйләшкән вакытыбызда.

Очрашу 13 сәгатьтә К.Киме мәдәният йортында башлана. Барыгыз, үкенмәссез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев