Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

"Кияү абый" килергә әзерләнә

Олы Мәңгәр халык театры "Саташу" спектакле (12+) белән күптән түгел генә бәйгедә катнашып кайтты. Беррәттән театр сөючеләргә тәкъдим итү өчен икенче спектакль дә әзерләнә.

Шундый ниятләре барын язган идем инде.  Рәдиф Сәгъди белән Хәбир Ибраһимнең "Кияү абый" әсәренә алынганчы азрак шикләнеп тә торды алар, мөмкинлекләрен барладылар ахыры.

- Аллага шөкер, без бу әсәрне җиңеп киләбез. Спектакль әзер диярлек, халыкка "Кияү абый"ны (12+)  ноябрь урталарында тәкъдим итәргә җыенабыз, - ди Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Рәис улы Сәләхетдинов.

Күңелле булырга охшаган: сер итеп кенә әйтәм, әлеге спектакльдә режиссер үзе дә уйный,  әлегә репетиция барышында төшерелгән фотоларны карый торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев