Мәдәният хезмәткәрләре узган 9 айга йомгак ясады һәм киләчәк планнарны билгеләде
мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре узган 9 айга йомгак ясады һәм киләчәк планнарны билгеләде

Бүген Кече Әтнә авыл клубында мәдәният хезмәткәрләренең зур семинары узды. Очрашуда узган 9 айлык эш нәтиҗәләре барланды һәм тармак үсешенең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу оештырылды.

Семинарда Татарстан Республикасы мәдәни ресурс үзәгенең сектор мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Фаезова катнашты.
Сәхнәдән мәдәният өлкәсендә уңышлы тормышка ашырылган проектлар һәм эш тәҗрибәсе турында кызыклы чыгышлар яңгырады:
• «Ура, авылга!» проектының уңышлары белән Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова уртаклашты.
• Ташчишмә авылы китапханәсенең үрнәк эшчәнлеген әйдәп баручы китапханәче Нәзирә Габрахманова тәкъдим итте.
• Аллынгылар хәрәкәте белән берлектә тормышка ашырылучы «Китап җаны» әдәби-медиа проекты турында үзәк китапханә хезмәткәре Зөһрә Сәмигуллина сөйләде.
• «Туган якта Сибгат чишмәсе...» дип аталган рухи хәзинә турында С. Хәким әдәби музее җитәкчесе Гөлсинә Хакимуллинаның чыгышы матур булды.
Семинарның иң тантаналы өлеше — ел дәвамында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәдәният йортларын, авыл клубларын һәм алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Нет комментариев