Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Пәрдә ачылганнан ябылганчы тамашачы суламады да...

Кичә Күңгәр мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр” спектакле булды. Куанып кайттым.

“Театр – кием элгеченнән башлана”, - дип әйткән Станиславский.

        Театр – ихласлыктан, фидакарьлектән башлана, дип үзгәртергә җөрьәт итәсе килә. Әлеге фикер Әниләр көне уңаеннан Күңгәр авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән  Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен карагач туды. Бер карасаң, сәхнәдә бер генә профессиональ артист та юк, ә спектакль үз эченә бөтереп алып кереп китте. Пәрдә ачылганнан ябылганчы тамашачы суламады да кебек. Сәхнәдәге образлар белән яшәде, сөенде, елады, көлде. Гади авыл кешесенең театр дөньясына тартылуы, спектакльне сәхнәгә күтәрә алырлык шәхесләрнең булуы – күзгә яшь китерердэй сөенечле хәл бит! Тырышканнар – сәхнәдә уйнарлык кешесен дә, җаен да, вакытын да, ә иң мөһиме – ихтыяр көчен тапканнар!

Мәдәният йортын яшәтүче кызлар – Райлә Галиевага, Айгөл Галиевага рәхмәт! Рольләрне башкарган – Рузалия Әмирова, Райлә Галиева, Ләйлә Хисмәтуллина, Рәзинә Җәләлиева, Сәвия Вәлиева, Фирая Габидуллина, Наҗия Галиева, Айгөл Галиеваларның һәммәсенә афәрин диясе килә! Шәхси вакытларын жәлләмичә, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, авылдашлары өчен бәйрәм бүләге әзерләгән, сәхнәдә чын, истә калырлык образлар тудыра алган артистларга сокланып туймадык. 

Авылларда мәдәният учаклары сүнеп бара дип борчылып сөйләүләр күбәйде, ә бит авылның рухы да, киләчәге дә үзебезнең кулда икән. Бу мәңгелек хакыйкатькә Күңгәр сәхнәсендәге гаҗәеп спектакльне караганда янә бер кат инандык.

Гөлнур Насыйрова,

Олы Әтнә, китапханәче.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бардык, күрдек