Сәнгать мәктәбе үз йөзен кайтара алырмы?
Газетаның арткы – белдерүләр битен карап утырам. Сәнгать мәктәбе берничә төр бүлеккә укучылар кабул итә. Логопед группасы бигрәк тә кызыксындыру уятты.
Берәүгә дә сер түгел, соңгы елларда районның сәнгать мәктәбе үзенең йөзен югалтты кебек. Бу бигрәк тә район күләмендә уза торган бәйгеләрдә нык чагыла.
Узган һәм быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең республика турына бары берәр генә номер узуын искә алсак, уйланырлык җирлек бар. Республикада гына түгел, Россиякүләм бәйгеләрдә танылган “Алчәчәк” бию коллективы да "сүнде". Сәнгать мәктәбе кабаттан күтәрелергә җыена күрәсең. Декрет ялыннан Алия Абдуллина-Хәнәфиева да чыккан икән. Аның белән нәкъ менә шул хакта сөйләшәбез.
– Алия, җиң сызганып эшкә керешкәнсез икән. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрне һәм дә йөрергә теләүчеләрне нинди яңалыклар көтә?
– Әйе, Аллага тапшырып, җиң сызганып эшли башлыйбыз. Класслар шул ук кала. Яңа укытучылар кайту көтелә. Балаларның талантларын ачарга әти-әниләр белән берлектә, бергәләп киңәшләшеп эшләрбез дип уйлыйм. Шунысын да әйтәсем килә, уку барышында ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, шәхсән үземә мөрәҗәгать итсәләр иде.
Яңалык димәктән, логопед һәм “Карапуз” группалары кече яшьтәге балалар өчен. Бу группалар түләүле. Балаларның аң-белемнәрен үстерү, мәктәпкә укырга керүгә әзерләнү өчен дә әлеге группаларны бик кирәк дип саныйм. Моны мин үземнең баламнан чыгып кына да күзаллап әйтә алам. Аннары күбебез, нигә башка районда, шәһәрдә теге, бу, бар дибез. Үзебез шул юнәлештә эшли башласак, балаларны йөртмәс өчен төрле сәбәпләр табабыз. Акча юклык, вакыт булмауга сылтап, ялкауланабыз. Ниндидер уңышка ирешү өчен әти-әни белән баланың сабыр булып, бергәләп иңне-иңгә куеп эшләргә кирәк булачак.
– “Алчәчәк” бию коллективын кабат торгызып булырмы?
– Бүгенге көндә “Алчәчәк”не яңадан туплау белән шөгыльләнә башладык. Беренче карлыгачлардан соң, бер елда гына “Алчәчәк”нең элекке югарылыгына җитеп булыр дип уйламыйм. Чөнки моның асылында күп хезмәт ята. Хореография укытучысы Динә Маметкулова белән бергәләп югары үрләргә күтәрелергә максат итеп куйдык. Максатны куйгач – үтәргә кирәк инде.
– Сәнгать мәктәбенә йөрү нигә кирәк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
– Андый сүзләрне үземә дә әйтәләр. Малайларга бию нәрсәгә ул дип тә әйтүчеләр бар.
Бер галимнең фикерен әйтеп үтәсем килә. Кешенең баш мие ике ярымшардан тора. Аның берсе – сәнгать, икенчесе белем белән үсәргә тиеш, дип саный ул. Чыннан да, баланы кечкенәдән үстерергә кирәк. Сәнгатькә йөргән бала дисциплинага, кеше алдында үзен зәвыклы итеп тотарга да өйрәнә.
Соңгы елларда тормышыбызга комьютер тирәнтен үтеп керде. Балаларыбыз аның артында төрле уеннар уйнап утырырга яраталар. Шуңа күрә дә, мәгънәсез уеннар уйнап утырганчы, бала үзенә шөгыль таба икән, моны начар әйбер димәс идем. Аннары укытучыларыбыз арасында да баланың сәнгать мәктәбенә йөргәннен кабул итеп бетермәүчеләр бар. Укуы начарая, дип әйтәләр. Мин моның белән килешмим. Тырыш бала барысына да өлгерә ул. Заманында “Алчәчәк” бию коллективына йөрүчеләр, яхшы билгеләргә генә укыдылар, бар эштә дә, мәктәптә дә актив булдылар. Тормышта да югалып калмадылар. Аннары сәнгать мәктәбендә йөргән бала, мәктәптә дә алдынгы рәтләрдә була. Кызганычка каршы, иске карашлы фикерле кайбер кешеләр, яктылыкка омтылучы яшь буынга комачау итәләр.
Күреп торабыз, бүгенге балаларыбыз үзгә фикерле. Аларның дөньяга карашлары да икенче. Һәрбер бала үзенә генә хас талантка да ия. Шуңа күрә дә, укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә баланың талантын кечкенәдән үстерергә кирәк. Югары уку йортларын керә башлагач та, аның кирәклеген аңлыйбыз. Шуңа да бергә-бергә аңлашып эшләсәк, уңышларыбыз да булыр.
Фото "Әтнә таңы" архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев