Татарстанның мәдәни ресурс үзәге Татарстан республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә интенсив курслар алып барды
Әлеге курста Р.Бикчәнтәев ис. Түбән Бәрәскә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фазылҗанова Айгөл Фәрит кызы һәм Әтнә район мәдәният йорты хореографы Галимуллина Ләйсән Айдар кызы катнашты.
Әлеге курсларда хореографик коллективның төзелеше һәм эшчәнлеге турында, яшь төркемнәрне формалаштыру үзенчәлекләре, стиль юнәлешләре, идарә итү нюанслары һәм башка кызыклы һәм мавыктыргыч темаларга сөйләшү алып барылды, осталык дәресләре үткәрелде.
Шулай ук әлеге курслар мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр арасында коммуникация мәйданын булдырды. Катнашучылар бер-берсе белән танышып, киләчәк хезмәттәшлек өчен нигез салдылар. Бу исә төбәкләрдә мәдәни проектларны тормышка ашыруда яңа мөмкинлекләр ачачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев