Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

«Җырым калыр саклап илемне»

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрының кече залында «Җырым калыр саклап илемне» дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Әлеге чара бу көннәрдә үткән берничә вакыйганы үз эченә алды. 15 февраль көнне узган Ватаннан читтә хәрби хезмәт куйган россиялеләрне искә алу. Әлеге көндә илебездән читтәге хәрби хәрәкәттә катнашкан барлык батырларыбызны, аеруча - Әфган хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарыбызны искә алабыз.
Шулай ук, кичәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман шагыйрь, данлыклы язучы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан викторина оештырылды.Чараның төп максаты — Муса Җәлил иҗатына, аның батырлыгына һәм Ватанга тугрылыгына игътибарны арттыру, яшь буынны әдәби мирас белән таныштыру һәм милли хәтерне саклауга ярдәм итү иде. Викторинада катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, «Моабит дәфтәрләре»нең әһәмияте турында бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Алар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы фактларны искә төшерделәр, шигырьләреннән өзекләр укыдылар.

Чарада туган телләр көне турында да сөйләнде.

Республикабызда туган телләр көне ЮНЕСКО инициативасы буенча 2000 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу чара халыклар арасында дуслыкны ныгыту, тел төрлелеген саклау һәм туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү максатын күздә тота. Татарстан — күпмилләтле республика, монда төрле телләр һәм мәдәниятләр бергә яши. Шуңа күрә туган телләр көнен билгеләп үтү безнең өчен аеруча әһәмиятле.
Бәйрәм бик күңелле, җанлы әңгәмәләр белән үрелеп барды һәм бергәләп, "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев