Алмаз белән Гали уңышы
Мәгариф

Алмаз белән Гали уңышы

Олимпиадалар, республика олимпиадалары барган вакыт.

Районыбыз мәктәп укучылары да төрле фәннәр буенча оештырылган олимпиадаларда катнашалар һәм уңышларга да ирешәләр.

Олы Әтнә мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Бадиков Алмаз белән Күәм мәктәбенең  8 сыйныф укучысы Хафизов Гали "Путь к олимпу" дип аталган республика  математика олимпиадасында катнашып, призер булып кайттылар.  Уңышларыгыз белән котлыйбыз, алда яңа үрләр насыйп булсын.

Архив фотосы


Нет комментариев