Әтнә мәктәбендә «Строй һәм җыр смотры» конкурсы булды
Әлеге чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
27 март көнне Олы Әтнә урта мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган строй һәм җыр смотры конкурсы узды. Конкурста биш урта мәктәп базасында эшләп килүче хәрби патриотик клуб яшь армиячеләре (юнармеецлар), патриотик җырлар башкардылар һәм стройга әзерлек күрсәттеләр.
Тышкы кыяфәт, форма, атрибутика, тезелеп хәрби адым белән атлап йөрү, төрле күнегүләр үтәү, җырлап атлап йөрү һәм дисциплина бәяләнде. Күп нәрсә командирга да бәйле, ул командаларны төгәл бирергә һәм аларның үтәлешен күзәтергә тиеш. Шулай ук конкурс кысаларында Калашников автоматын сүтеп-җыю буенча ярышлар да узды.
Урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында строй һәм җыр смотры йомгаклары буенча җиңүче булып Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе отряды танылды.
Икенче урынны Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе отрядлары алды.
Өченче урында - Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Коморгуза урта гомуми белем бирү мәктәбе отрядлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев