Әтнә мәктәбендә терроризмга каршы әңгәмә һәм «Капля жизни» акциясе узды
Мәгариф

Әтнә мәктәбендә терроризмга каршы әңгәмә һәм «Капля жизни» акциясе узды

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Әтнә мәктәбендә укучылар өчен махсус әңгәмә оештырылды. Чараның төп максаты – яшь буында терроризмга каршы тору позициясен ныгыту, шулай ук фаҗигале вакыйгаларны искә алу.

Әңгәмә барышында укучылар 2004 елда Беслан шәһәрендә булган дәһшәтле террористик актны искә алдылар. 1–3 сентябрьдә Бесланның 1-нче мәктәбендә террористлар тарафыннан тоткынга алынган заложниклар – балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар хакына дога кылдылар. Бу фаҗига   бөтен илне тетрәтте.

Очрашу кысаларында укучылар «Капля жизни»  акциясендә катнаштылар. Бу акция террор корбаннарына хөрмәт белдерү, аларның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан уздырылды.

Моннан тыш, мәктәп укучылары белән куркынычсызлык кагыйдәләре кабатланды: чит кешеләр белән аралашмау, шикле әйберләр табылганда аларга кагылмау, шунда ук өлкәннәргә хәбәр итү, паникага бирелмәү кебек мөһим тәртип кагыйдәләре искә төшерелде.


Нет комментариев