Әтнә мәктәбеннән Ислам Хәкимҗанов төбәк этабы призеры булды
Киләчәктә аңа тагын да зур уңышлар телибез.
“Яшьләр һәм балалар” милли проекты яшьләр үсеше өчен шартлар тудыра. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 8-11 сыйныф укучылары өчен география буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы Хәкимҗанов Ислам төбәк этабы призеры булды.
Ислам кебек яшьләр – безнең киләчәгебез. Аларның югары уку йортларында белем алуын дәвам итүе, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүе, яисә киләчәктә география өлкәсендә үзләрен сынап каравы – бу милли проектның максатларына ирешүнең бер юлы. Төбәк этабында җиңү – ул инде зур казаныш, әмма бу Ислам өчен башлангыч кына булырга мөмкин. Киләчәктә аңа уңышлар телик.
Бу олимпиада – яшьләргә үзләрен күрсәтү, яңалыкка омтылу, белемнәрен ныгыту өчен бирелгән зур мөмкинлек. "Яшьләр һәм балалар" милли проекты ярдәмендә мондый чараларның ешрак һәм киңрәк колач белән үткәрелүе, һичшиксез, яшь буынның интеллектуаль һәм иҗади үсешенә зур өлеш кертәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев