Әтнәдә -»Балачак навигаторлары»
Олы Әтнә урта мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре (советниклар) катнашында республикакүләм зона семинары узды.
Ул “Тәрбия буенча директор киңәшчесенең социаль партнерлар белән тәрбия мохитен үстерү ресурсы буларак үзара хезмәттәшлеге” дигән темага багышланды. Семинарга Арча, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан директор киңәшчеләре килделәр.
Әлбәттә, төп кунаклар – төбәк координаторы вазифаларын башкаручы – патриотик тәрбия өлкәсендә проектлар һәм программаларны тормышка ашыру бүлегенең баш эксперты Айрат Гайфуллин, шушы ук өлкә белгече Евгения Кустовская булды.
Семинар алдыннан кунаклар мәктәп коридоры буенча урын алган күргәзмәләр: Бөтенрәсәй балалар һәм яшүсмерләр “Юнармия” хәрәкәте, хәрби-патриотик клублар эшчәнлеге, мәктәп музейлары, “Алдынгылар хәрәкәте”, “Ихлас” исемле волонтерлар отряды эшчәнлеге, шулай ук “Россия бөркетләре”, экология хәрәкәте, ата-аналар берләшмәсе, ЮИД хәрәкәте, мәктәпләрдә спорт клублары эшчәнлеге, мәктәп театрлары буенча, шулай ук Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына багышланган стендлар белән таныштылар.
Актлар залында узган семинарны районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов ачып җибәрде һәм алып барды. Аның һәм “Росдетцентр”дан Айрат Гайфуллинның сәламләвеннән соң, тәрбия өлкәсендәге яңа фәлсәфи юнәлеш буенча югарыда телгә алган Евгения Кустовская чыгышы тыңланды. Чыгыш диюгә, гадәттә, күңелсез докладны күз алдына китерәбез. Ә монда һәрберсе зал белән үзара әңгәмә формасында барды. Һәр чыгыш белән ихлас кызыксындылар биредә.
Бездә бер генә чара да аеруча күңелле өлеш – бүләкләүсез узмый. «Балачак навигаторы» һәм семинарны оештыручылар районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиевка, районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйховка, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге»нең Биектау бүлегенең профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Сафиуллинага, Татарстан Республикасы дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча белгече Гөлнара Абдрахманова һәм Талия Хурамшинага «Рәхмәт хатлары» тапшырдылар.
Залда үзәк урынны “Балачак навигаторлары”ның алып торуы табигый. Районнардан килгән кунаклар чыгышы, башкача әйтсәк, тәҗрибә уртаклашу аны тагын да ныгытты. Бу очракта аларның кайберсен искә алу урынлы булыр. Әйтик, директор киңәшчесенең тәрбия өлкәсендә агарту навигаторы, яисә, махсус чат аша ата-ана белән үзара хезмәттәшлек, токымнар бердәмлеге – тынычлыкны саклауда “Балачак навигаторы”, “Быть или не быть” тренинглары зур кызыксыну уятты.
Шулай да төп урынны мастер-класслар алып торгандыр. Безнекеләр ныклап әзерләнгәннәр. “Сәнгатьле сөйләм”, “Команда эшчәнлеге”, “Безнең балачак уеннары”, хәтта, “Чабаталы бию” мастер-классын катнашучылар йотлыгып тыңладылар. Иманым камил, кунаклар бездәге семинардан бик күп үзләренә кирәк элементлар алып киткәннәрдер.
Соңыннан узган “Орлятский круг”, ягъни, “Балачак навигаторлары” җыры бик күңелле яңгырады. Ирексездән, октябрят, пионер булып йөргән вакытлар искә төште. Ә инде бу чараның Комсомол туган көндә узуы, семинарга бер төрле символик мәгънә дә бирде кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев