Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар табигатьне ярата

Бүгенге көндә балаларыбызга экологик тәрбия бирү бик кирәкле һәм мөһим мәсьәлә булып тора.

Шул уңайдан Олы Әтнә балалар бакчасына йөрүче балалар табигать почмагында үстерү өчен суган утырттылар. Башта утырту өчен савытлар әзерләделәр, балчык тутырдылар, аннан үсемлекләрне утыртып су сиптеләр. Табигать почмагында суганнарның үсешен күзәтү бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль. Аларның ничек үсүен күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, фикерләү сәләтен үстерә, иң гүзәл хисләр тудыра.​
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев