Бер гасырлык тарих: Олы Мәңгәр мәктәбе
Белем йортында шул исемдә тантаналы чара узды.
Олы Мәңгәр мәктәбенә очрашуга килүчеләрне ишек янында ук милли киемле укучы балалар каршы алды.
Һәркемне күптән көткән кунакларыдай колач җәеп каршы алдылар. Биредә очрашуны өч блокка бүлгәннәр: кунаклар башта мәктәп музеенда булдылар, аннан махсус әзерләнгән күргәзмәләр белән таныштылар, соңыннан кичәнең тантаналы өлеше узды.
Экспонатларга бай музей
Мәктәп музее янәшәдәге аерым бинада урнашкан. Мәйданы да зур, экспонатлары да шактый. Ул 1964-1965 уку елларында ук “Туган якны өйрәнүче тарих музее” буларак оеша. 1985 елны “Сугышчан дан музее” итеп үзгәртелә. Аның “Авыл өе” дип аталган беренче өлеше бу як халкының төрле еллардагы кием үзенчәлекләренә, халыкның кәсеп-шөгылен, хуҗалык керемен чагылдыручы экспонатларга бай. Музейның икенче өлеше кунакларны аеруча нык җәлеп итте. Күреп, ис китәрлек: биредә төрле елларда Олы Мәңгәр мәктәбендә белем алган күренекле шәхесләр белән танышу мөмкинлеге туды. Чынлыкта, мәктәп татар әдәбиятында зур урын алып торган дияргә була. Кем генә укымаган монда! Моңа авылның заманында 4 мәктәп-мәдрәсәле булуы зур йогынты ясагандыр. Моннан тыш, бу якларның данлыклы сәүдәгәрләре, борынгы байлары, хәзерге дан казанган җитәкчеләре турында аерым әсәр язарлык булуын күпләр белә. Академик, профессор, Атказанган хезмәткәрләрнең исәбе-хисабы юк... Шунда ук мәңгәрләрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына багышланган стенд та урын алган. Дүртенче бүлек җирле күмәк хуҗалыкка, авылның тырыш, хезмәт сөючән кешеләренә багышланган. Музейда тарихи даталар белән бәйле стендны искә алмасам, язмам тулы булмас кебек. Биредә Мәңгәр авылының килеп чыгышы, аның тарихтагы роле турында мәгълүматлар бирелгән... Мондый тантаналы көннәрдә генә түгел, ел әйләнәсендә ишеге ябык булмыйдыр бу музейның. Бик бай эчтәлекле, Олы Мәңгәр мәктәбе өчен горурлык тудырырдай экспонатларга бай бу музей!
Мәктәп шаулап тора
Мәктәпкә үтеп, икенче катка күтәрелдек. Шунысы кызык, нәкъ без, өлкән буын укыган чордагы кебек – мәктәп элекке укучылары тавышыннан шаулап тора. Биредә бик матур күргәзмә оештырганнар.
Әйтик, гомуми педагогик стажы 400 һәм 200 ел тәшкил иткән укытучылар династияләре турындагы чыгышлар игътибар үзәгендә булдылар.
Аерым алсак, бүгенге көндә мәктәптә 17 укытучы 78 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Ә инде 10 укытучының шушы Олы Мәңгәр мәктәбендә белем алып чыгуын телгә алу, уку йортының дәрәҗәсен бермә-бер арттырадыр, мөгаен.
Мактаулы исемнәре булган укытучылар исемлеге һәм укучыларның спорттагы уңышларына багышланган күргәзмәләр дә зур кызыксыну уятты.
Аеруча мәктәпнең бүгенге буын вәкилләре ирешкән уңышларын чагылдыру урынлы булды. Анысы – үзе бер тарих! Кем генә юк араларында! Укытучы, табиб, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, нефтьче... Һәрберсе үз өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, дәрәҗәле исемнәргә ирешкән, зур вазифалар яулаган шәхесләр!
Бүген бәйрәм, бүген тантана
Әнә шулай шагыйрь сүзләрен кулланырлык дәрәҗәдә ыспай итеп оештырганнар иде аны. Тантана рәсми чара буларак, шул ук икенче кат коридорында дәвам итте. Чыгыш ясаучыларның беришен искә алып, икенчеләрен калдырудан куркам. Шуңа күрә мәкаләдә исемнәрдән читтәрәк булырга тырыштым. Шулай да районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сүзләрен куллану урынлы булыр.
– Әтнә – гәүһәр, Мәңгәр – җәүһәр, Иске Кишет – Истанбул, – дип башлады ул сүзен.
“Мәктәп бер гасырлык тарихка ирешсен өчен көчле алшартлар – халыкның аң-белемле һәм зыялы шәхесләре булу кирәк”, – диюен алкышларга күмделәр, хәтта. Мәңгәр якларының бу яктан мактанырлыгы бар шул.
Казан арты – Әтнә төбәге диюгә үк, күз алдына, беренче чиратта, шушы Мәңгәр яклары килеп баса. Айрат Каюмов сүзләре белән әйтсәк, бай тарихлы як бу.
Аңа тирәнтен үтеп, мәктәпнең тәүгесе 1926 елның 10 гыйнварында иске тегермән бинасында барлыкка килүен искә алды җитәкче. Шулай ук аның: “Мәктәпнең эш нәтиҗәсе укучылары белән бәяләнә”, – диюен дә өлге итеп алырлык. Чөнки Олы Мәңгәр мәктәбе бу яктан ихлас горурлана ала. Ә югары ноктасы мәктәп тарихын илебез тарихы белән параллель баруга бәйләү булгандыр. Ахыр чиктә, мәктәп тормышын, шул исәптән Олы Мәңгәр уку йортын да тирәнтен белә ул. Ул үзе дә хезмәт юлын укытучы булып башлаган кеше. Мәктәп директоры булып эшләде, соңрак мәгариф бүлеген җитәкләде. Ә чыгышындагы төп тантана – мәктәпне район хакимияте исеменнән олы юбилее белән котлап, директоры Гөлчирә Иманкулова-Зариповага зур суммада сертификат тапшыру булды.
“Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе, мәктәпкә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы һәм һәрдаим ышанычлы терәк булган Тәлгать Мостафин үз чыгышында:
– Аллаһка шөкер, бу тарихи вакыйга безнең чорга туры килде, – дип билгеләде.
Шул ук вакытта мәктәп тормышына күмәк хуҗалык җитәкчесе буларак ярдәм кулы суза алуына куануын белдерде.
Ә Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова:
– Үзем укыган Олы Мәңгәр мәктәбенең 100 еллыгын үткәрүне мин күптәннән үк үземә төп максатларның берсе итеп алган идем. Мәктәп директоры бу башлангычымны күтәреп алды. Ә “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе терәк булды, – дип ассызыклады.
Җитәкче сүзләренә кушылып, дөрестән дә, мәктәп – һәркемнең җанында, мәктәпкә сукмакны өзү ярамый, дип куәтләү урынлы булыр. Фикерен тагын да арттырып: “Ә мәктәпне күптән түгел генә тәмамлаган укучыларның өлкәннәр белән очрашуы буыннар чылбыры ныклыгына һәм бәхәссез, мондый очрашуларның дәвамлы булуына илтә торган шәй”, дияргә була.
Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Ренат Хафизов, Илсур Шакиров, махсус хәрби операциядән ялга кайткан элекке укучы Рөстәм Мусинның чыгышлары да алкышларга күмелде.
Олы Мәңгәр мәктәбенең төрле еллардагы чыгарылыш укучылары Гөлия Мөхәммәтшина һәм Гөлара Хәбибуллинаның, мәктәпнең иң чәчәк аткан чорында җитәкчелек иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Госман Ибраһимовның кызы Ләлә Ибраһимова, Гөлүзә Сираҗиева, Ядькәр Хәбибуллин, Зөлфирә Сәлахиева-Зарипова танылган җырчы, Бәхтияр авылы егете Айрат Кәримуллин, Фәрук Хәйруллин, Иске Кишет кызы, гомерен мәдәнияткә багышлаган Мөнирә Хадиеваның шигъри һәм җырлы сәламнәре яңгырады. Мәктәп укытучыларының мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 1990 елларда Камал театры сәхнәсендә куйган чыгышлары да күпләрнең күзләренә яшь китерде. Кызганыч, инде аларның барысы да диярлек мәрхүмнәр икән. Укытучылар коллективының җавап сәламе дә, урысча әйтсәк, бик “достойно” яңгырады. Гармунчылар ансамбле дә сокландырды.
Ә бу чараның шундый югарылыкта узуын да Олы Мәңгәр мәктәбенең элекке укучылары – Рөстәм, Илһам һәм Азат Сабировлар, Илназ Хисмәтуллин, Алмаз Шәрипов, Инсаф Сабиров, Айрат Галиев, Рөстәм Хафизов, Раил Латыйпов, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы һәм җитәкчесе Тәлгать Мостафин тәэмин итәләр.
Бик күңелле чара, озак вакытлар сагынып сөйләрлек тантана оештырганнар Олы Мәңгәр мәктәбендә. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова, мәктәп директоры Гөлчирә Иманкулова-Зарипова, җирле Ветераннар советы рәисе, мәктәпнең алыштыргысыз пионервожатые булып эшләгән Хәлимә Закированың тырышлыгы зур булган. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Аның бит 110, 120 еллыклары да юбилей диюем...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев