Нәтиҗәләр куанычлы.
Математика фәненең профиль юнәлеше буенча район буенча уртача балл – 77,7. Иң югары балл Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Илшат Галиәхмәтовта – 94 балл. Математика фәненең база юнәлеше буенча район буенча уртача билге – 4,8.
БДИ буенча рус теленнән дә нәтиҗәләр билгеле булды. Район буенча уртача балл – 71,6. Югары баллар Бәрәскә урта мәктәбе укучысы Раяз Хәйруллинда – 94. Шулай ук Күңгәр урта мәктәбе укучылары Сөмбел Хисамиева, Алинә Галиева, Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары Әдилә Мөхәмәтҗанова һәм Илшат Галиәхмәтов 91 балл җыйдылар.
9 сыйныф укучылары тапшырган төп дәүләт имтиханнары буенча да нәтиҗәләр начар түгел. Химия фәненнән уртача билге район буенча – 4; физикадан – 4,4; тарих фәненән – 5.
Тагын бер яңалык. Быел да районда бер укучыбыз татар теленнән Бердәм республика имтиханы тапшырды. Ул Күңгәр урта мәктәбе укучысы Айзилә Хөснетдинова. Һәм ул имтиханнан 86 балл җыйды.
Нет комментариев