Алдынгылар хәрәкәте һәм Әтнә үзәк китапханәсе Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында «Китап җаны» дип исемләнгән зур чара үткәрде.
Әлеге проектның максаты — укучыларда әдәбиятка, туган телебезгә һәм милли мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту. Интеллектуаль квизда мәктәпнең иң актив һәм тапкыр укучыларыннан торган 5 команда көч сынашты.
Сораулар татар әдәбиятының алтын фондына кергән китапларга багышланган иде.
Һәр тур – ул ярыш кына түгел, ә әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды.
Иң зирәк һәм бердәм командалар билгеләнде:
1 урын – «Йолдызчыклар» командасы (10 сыйныф);
2 урын – «Укымышлы балалар» командасы (9 сыйныф);
3 урын – «Алты бөртек» командасы (8 сыйныф).
Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә татлы бүләк, дипломнар тапшырылды.
Әлеге квиз «Туган телләрне саклау комиссиясе» тарафыннан булдырылган «Китап җаны» проекты кысаларында уздырылды.
Нет комментариев