Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күәм мәктәбендә - кызыклы очрашу

5-11 нче сыйныфлар белән берлектә әзерләнгән бу очрашу.

Кичә, 29 нчы октябрь  көнне, Күәм урта мәктәбендә зур чара узды.

- 5-11 нче сыйныфлар белән берлектә, элеккеге комсомолларыбыз Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы һәм Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы очрашу үткәрделәр. Тарих укытучысы  Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы укучыларны  комсомол тарихы белән таныштырды. Фәрдия Римхәт  кызы комсомол секретаре  булып эшләгән чорда комсомол аңа нинди уңышларга ирешергә мөмкинлек биргәне турында сөйләде. Айсылу Мөбәрәкҗан кызы  үзенең комсомол билеты белән ничек горурлануын  һәм ул комсомолга бик рәхмәтле булуын әйтте. Очрашу бик кызыклы, балалар өчен файдалы булды, - дип хәбәр итте Күәм урта мәктәбенең тәрбия буенча директор урынбасары  Гөлнара Сөнгатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев